Шәһри Казан

Казанда беренче тапкыр йөрәк күчереп утырттылар

Үткән атнаның җомгасында Казанда уникаль операция үткәрелде: төбәкара клиника-диагностика үзәгенең хирурглары йөрәк күчереп утыртты.

Әлеге катлаулы һәм бик җаваплы операциягә хирурглар ике ел әзерләнгән. Шунысы сөендерә: трансплантация өчен чит илдән кайтартылган җиһазлар медицина үзәгендә калачак. Бу исә хирургларның алга таба да мондый төр операцияләрне ясауларын дәвам итүләре турында белдерә. Бүгенге көндә Казанда 20гә якын кеше йөрәген күчереп утыртуга мохтаҗ.
Исегезгә төшерәбез: әле күптән түгел генә Казан табиблары 57 яшьлек ханымга бавыр күчереп утыртканнар иде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: