16+

Казанда чираттагы Чемпионат башланды

Бүген Казанның "Баскет-холл" залында акробатик рок-н-ролл буенча дөнья чемпионаты башланды. Ярышлар ике көн барачак.

Казанда чираттагы Чемпионат башланды

Бүген Казанның "Баскет-холл" залында акробатик рок-н-ролл буенча дөнья чемпионаты башланды. Ярышлар ике көн барачак.

Бу ярышлар үз эченә бию сәнгатен, спорт, нәфис гимнастика кебек юнәлешләрне ала. Чемпионатка һәр команда өч минутлык номер әзерли. Ярышлар акробатик рок-н-роллның "Формейшн-кызлар" һәм "Фомейшн-катнаш" кебек дөньякүләм танылган һәм иң дәрәҗәле саналган төрләре буенча уздырыла. Россия, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Молдавия кебек илләрдән иң көчле 568 спортсмен катнаша. Спортчылар Универсиада авылында яши. Турнирны һәр теләгән кеше күзәтә ала, керү ирекле.

Дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан да кичә үзенең ачык чемпионатын үткәрде. Ярышларда Себер, Башкортстан, Самара, Санкт Петербург, Мәскәү, Ростов, Марий Эл һәм Татарстаннан 300гә якын кеше катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading