16+

Казанда дөнья чемпионаты узачак

Узган шимбәдә футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үтәчәк Россия шәһәрләре билгеле булды. Алар арасында Татарстан башкаласы Казан да бар.

Казанда дөнья чемпионаты узачак

Узган шимбәдә футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үтәчәк Россия шәһәрләре билгеле булды. Алар арасында Татарстан башкаласы Казан да бар.

Әлеге исемлеккә эләгүгә, Россиянең 13 шәһәре дәгъва кылган иде, шулардан Краснодар белән Ярославль төшеп калды. Уеннар 11 шәһәрнең 12 стадионында узачак. Билгеле, һәрбер вакыйга төрле тарафларда төрлечә кабул ителә, бу очракта да шулай булды. Премьер-лигада Краснодарның ике командасы чыгыш ясап та, бу шәһәрдә чемпионат матчлары узмаячагы әлеге клуб җитәкчеләрен аптырашта калдырган. Шулай ук Ярославльнең исемлеккә кермәве дә күпләрне гаҗәпләндергән.
Шәһәрләрне игълан иткән арада, Россия Президенты Владимир Путин белән әңгәмә оештырылды. «Дөнья чемпионаты - бер яктан, яшь буынны күпләп спортка тарту өчен яхшы мөмкинлек булса, икенче яктан, бу зур төзелеш проекты. Әлеге чара икътисадны күтәрергә, киләчәктә берничә дистә еллар дәвамында кешеләргә хезмәт итүче инфраструктураны үстерергә ярдәм итә. Без теләгән нәтиҗәгә ирештек һәм мин моңа бик шат», - дип белдерде Россия Президенты. Аның әйтүенчә, исемлеккә кермәгән шәһәрләр дә читтә калмаячак. Кайберләрендә спортчылар өчен әзерлек һәм ял базалары төзеләчәк.
Казанның әлеге исемлеккә керүе сөенечле хәл. Россиянең өченче башкаласы саналган шәһәрнең әлеге дөньякүләм ярышларны уздырырга бөтен мөмкинлеге дә бар. Бу уңайдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры эфирда: «Казанның дөнья чемпионатына әзерлеген мин яхшы дип бәялим. Спорт объектлары әзер, 45 мең урынлык стадион төзү төгәлләнү алдында, транспорт инфраструктурасы буенча эш башкарыла. Без теләсә нинди чемпионатны кабул итә алабыз», - дип белдерде. Әлеге чарада синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Казанда Универсиада илчесе Мария Киселева, Олимпия чемпионы, волейболчы Александр Волков һ.б. катнашты.
FIFAның төп таләпләренең берсе - төркемнән чыгу этабын үтү һәм финалның 1/8, 1/4 өлешләре уеннарын уздыру өчен стадион кимендә 40 мең кеше сыйдырышлы булырга тиеш. Казанда бүгенге көндә 45 мең урынга исәпләнгән стадион төзелә, агымдагы елның ахырында ачылыр дип планлашырыла. Әлеге аренада киләсе елда ук инде Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары узачак. Моңардан тыш, тагын командаларга өйрәнү өчен «Үзәк», «Рубин» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнары билгеләнгән.
Алты ел күп вакыт түгел. Танылган актер һәм футбол җанатары Михаил Боярский сүзләре белән әйткәндә, безне Тунгус метеориты дәрәҗәсендәге зур вакыйга көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading