16+

Казанда "Гаҗәеп Казан" веломаршруты ачылды

Бүген беренче булып аны Россия мәдәняит министры Владимир Мединский, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Туристлык буенча республика дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм шәһәрнең велохәрәкәте активистлары сынап карады.

Казанда "Гаҗәеп Казан" веломаршруты ачылды

Бүген беренче булып аны Россия мәдәняит министры Владимир Мединский, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Туристлык буенча республика дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм шәһәрнең велохәрәкәте активистлары сынап карады.

"Гаҗәеп Казан" велосипед маршруты Россия Мәдәният министрлыгының велосипедлы һәм җәяүле маршрутлар оештыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Әлеге проектны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 15 миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелде. Конкурска федерациянең 65 субъектыннан 178 проект тәкъдим ителгән. "Гаҗәеп Казан" шәһәр маршруты, Карелия, Адыгия республикалары, Кырым, Калуга һәм Кемерово өлкәләре проектлары белән беррәттән, алты җиңүченең берсе булды.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, әлегә "Гаҗәеп Казан" төп веломаршрутының кече боҗрасы тормышка ашырылган. Маршрутның гомуми озынлыгы 28 чакрым тәшкил итәчәк. Ул тулы экскурсиянең toptriptip кушымтасына кертелүен дә әйтте.

- Кушымта аша аудиогидны өч телдә тыңларга мөмкин, - дип билгеләп үтте Е.Лодвигова.
Кече веломаршрут буенча шәһәрнең Казан Кремленең Спас манарасы, Татарстан Милли музее, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Казан ратушасы, "Казан" милли-мәдәни үзәге белән танышып була.

Велосипед юлларының билгеләре пластиктан эшләнгән.
- Бүген без илдәге җәяүле һәм велотуризмны тарихи истәлекле урыннар белән бергә үстерү яңа программа буенча беренче велосипед-җәяүле мәдәни маршрутны ачабыз, - дип билгеләп үтте үз чиратында Россия мәдәният министры Владимир Мединский. Аның сүзләренчә, велосипедта йөрү спорт яки уңайлы хәрәкәт итү алымы гына булырга тиеш түгел, велосипед һәм җәяүлеләр маршрутлары тарихи һәйкәлләр белән янәшә узарга тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада күптәннән веломаршрутлардан файдалану мәсьәләсе хакында фикер алышулар булган, әмма акча җитмәгән.
- Бүген бу тормышка ашты, Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә, - диде ул.


Фото: sntat.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading