16+

Казанда «Истанбул» бакчасы булачак

Төркиянең «Hakan Kiran» архитектура-төзелеш компаниясе Казан мэры Илсур Метшинга «Истанбул» скверы проектын тәкъдим итте. Бакча 2013 елда Яңа Савин районында Чистай - Әпсәләмов урамнары киселешкән урындагы кишәрлектә төзелер дип уйланыла. Анда яшеллек, җәяүлеләр сукмаклары, фонтаннар һәм кече архитектура сыннары булачак. Бакча-скверның үзәгендә Төркиянең символы - лалә (тюльпан) чәчәге рәвешендә пыяладан...

Төркиянең «Hakan Kiran» архитектура-төзелеш компаниясе Казан мэры Илсур Метшинга «Истанбул» скверы проектын тәкъдим итте. Бакча 2013 елда Яңа Савин районында Чистай - Әпсәләмов урамнары киселешкән урындагы кишәрлектә төзелер дип уйланыла. Анда яшеллек, җәяүлеләр сукмаклары, фонтаннар һәм кече архитектура сыннары булачак. Бакча-скверның үзәгендә Төркиянең символы - лалә (тюльпан) чәчәге рәвешендә пыяладан эшләнгән бина торачак.
«Hakan Kiran» компаниясе топ-менеджеры Али Улви Алтан: «Казан белән Истанбул мәдәниятендә уртаклыклар күп, Төркия һәм Татарстан халыкларының менталитеты да охшаш. Бу парк безнең хезмәттәшлекне тулыландырыр, элемтәләрне ныгытыр», - ди. Мэр исә мегаполиста кешеләр рәхәтләнеп ял итәрлек урыннар булдыруның әһәмиятен ассызыклады, лалә чәчәгенең күңеленә аеруча хуш килүен белдерде. «Лалә чәчәге - Төркиянең генә символы түгел, ул Казанда булачак Универсиаданың да символы, үзебезнең чәчәк», - диде ул.
Илсур Метшинның, төзеләчәк ял зонасындагы кафеда төрек тәм-томнарыннан һәм чын төрек кофесыннан авыз итеп булсын, дигән теләге дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading