16+

Казанда тагын 99 миллиард сумга юллар төзеләчәк

Башкалада теркәлгән автотранспорт чаралары саны 287 берәмлеккә җитте. Моннан тыш, көн саен 30 мең автомобиль килеп китә.

Казанда тагын 99 миллиард сумга юллар төзеләчәк

Башкалада теркәлгән автотранспорт чаралары саны 287 берәмлеккә җитте. Моннан тыш, көн саен 30 мең автомобиль килеп китә.

Шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Абызов әйткәнчә, Казанда автомобильләр саны 2004 елдан соң 2 мәртәбәгә арткан. Автомобильләшү шаукымы яңа чишелешләр таләп итә. «Казан» милли мәдәният үзәгендә шәһәр башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин рәислегендә узган түгәрәк өстәлдә Казанда юл-урам челтәрен үстерү мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмәдә проект институтлары һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.
2013 елда узачак Студентларның халыкара Универсиадасы, 2015 елда булачак халыкара су спорты чемпионаты, 2018 елга билгеләнгән Бөтендөнья футбол чемпионатының кайбер уеннары Казанны Россия шәһәрләрен көнләштергән колачлы төзелеш мәйданына әверелдерде. Шәһәр башкарма комитеты, Казанда юл-урам челтәрен үстерү буенча 2020 елга кадәрге чорга программа әзерләүне сорап, Санкт-Петербург проект институтына мөрәҗәгать иткән.
Универсиадага әзерлек кысаларында юлларны төзекләндерүгә 37 миллиард сум акча тотылачак. Казансу аша Ленин дамбасы күпере, тагын 11 юл-транспорт чишелеше (барлыгы 14), җәяүлеләр өчен дистәләгән кичүләр сафка басачак, Казанның зур боҗра юлы төзелеп бетәчәк, 9 урында күпкатлы автопаркинг төзелеше
бара.
Якын киләчәккә билгеләнгән планнар гаять зур. Казансу аша өстәмә яңа күперләр салыначак, Әмирхан урамы юлы Авиатөзелеш районына турыдан-туры чыгып, М-7 «Волга» федераль трассасына тоташачак. Тимер юл вокзалы, яңа футбол стадионы һәм Чехов базары яннарында, Островский, Н.Ершов, Большая Красная, Профсоюзлар урамнарында, «Татнефть-Арена» белән «Ривьера» аралыгында күпкатлы автопаркинглар төзеләчәк. Горький шоссесында, Оренбург һәм Себер (Компрессорлар заводы тирәсе) трактларында шәһәргә килүче транспорт чараларын «тотып калучы» паркинглар булачак. Бу корылмаларның кайберләре Универсиадага ук сафка басачак. Казанда юл-урам челтәрен 100 процент камилләштереп чыгу өчен янә 99 миллиард сум акча кирәк
булачак.
Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитетында 275-30-50 «кайнар элемтә» телефоны эшли. Теләге булган һәр кеше Казанда юл-урам челтәрен үстерүгә һәм транспорт хәрәкәтен яхшыртуга кагылышлы фикерләрен әлеге телефон аша җиткерә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading