16+

Казанда ташландык биналар һәм җирләр тикшерелә

Башкалада еллар дәвамында ярымҗимерек хәлдә торган биналарны, хуҗасызлык хөкем сөргән җир кишәрлекләрен кабаттан барлау чараларына керешелде.

Казанда ташландык биналар һәм җирләр тикшерелә

Башкалада еллар дәвамында ярымҗимерек хәлдә торган биналарны, хуҗасызлык хөкем сөргән җир кишәрлекләрен кабаттан барлау чараларына керешелде.

- Казан биләмәсендә буш яткан 300 гектардан артык җир ачыкланды инде. Андый кишәрлекләр, мәгълүм ки, чүп-чар түгү урынына әверелә. Соңгы елларда ташландык хәлдәге 2500 бина шәһәр карамагына алынды. Хуҗасыз биналар һаман табыла тора, - дип әйтеп үтте «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин.
Докладчы шушындый чараның Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрелгәнлеген белдерде. Нәтиҗәдә, өстәмә кергән чыганаклар Төньяк башкаланың социаль мәсьәләләрен чишүгә тотылган.
Казан эшкуарларының, җир кишәрлекләрген арендалаганы өчен, 57 миллион сум салым бурычы җыелган. Ратушада узган киңәшмәдә әлеге эшкуарларга кисәтү ясалды.
Мэр Илсур Метшин: «СССР таркатылганнан соң, Казандагы эре предприятиеләрнең бик күп биналары ташландык хәлдә калды. Хуҗа булмаган җирдә, әлбәттә инде, тәртипсезлек. Дөрес, тәрәзәдән күренгән һәр ташландык бина әле ул хуҗасыз дигән сүз түгел. Инвентаризация җавапсыз хуҗалардан үзләренең биналарын төзекләндерүне таләп итү өчен дә кирәк. Хуҗасыз бинаны яки җир кишәрлеген эзләү ул - хәзинә эзләү белән бер», - диде.
Казанда ташландык биналарның һәм җир кишәрлекләренең урыннарын 200-04-04 «кайнар элемтә» телефоны аша хәбәр итәргә, шулай ук мэриянең, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетының интернет сайтларына да җибәрергә мөмкин. «Халык инвентаризациясе» («Народная инвентаризация») акциясе 15 декабрьгә кадәр бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading