16+

Казанда ярышларга билет сату буенча рекорд куелган

Казанда Универсиада чараларына 33 мең билет сатылган. «Бүген Универсиадага билетлар сату буенча чираттагы рекорд куелды - барысы 33 мең билет. Кичә 28 мең билет сатылган, дүшәмбе - 22 мең», - дип язган «Твиттер»да үз блогында ТР Президенты ярдәмчесе, Универсиада билет программасы буенча эшче төркем җитәкчесе Айрат Хәйруллин.

Белүебезчә, Универсиада уеннарына билет алган кеше шул көнне җәмәгать транспортында бушка йөри ала, аңардан кала, шул ук билет Универсиаданың мәдәни паркында куела торган Дю Солей циркына керү билеты ролен дә үти.
Дю Солей циркы чыгышлары Универсиада кысаларында уза торган спорт ярышларына йөрүчеләр өчен үзенә күрә бонус булып тора. Бу - татарстанлылар һәм башкала кунаклары бәйрәм рухын тойсын өчен уйлап табылган бүләк.
Тамашаларга эләгү өчен, шушы көнгә алынган билетны күрсәтергә, аңарчы теге яки бу спорт ярышына барып килергә кирәк. Цирк тамашасына билетны тамашалар уза торган урында - Универсиада паркында сатып алырга мөмкин түгел. Дю Солей чыгышларын шулай ук Универсиада чараларына аккредитация бейджигы булганнар да карый ала, дип хәбәр итә Универсиада паркының төп сәхнәсе баш режиссеры Михаил Волкоданский.
Универсиада паркына циркның тамашаларын карарга кеше шул кадәр күп килә ки, кайбер көннәрдә алар паркка эләгә дә алмаска мөмкин. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кичә шулай булган да. Шуңа күрә М.Волкоданский тамашаларга мөмкин кадәр иртәрәк килергә һәм уңайлы урыннарны алып калырга чакыра.
Паркның идарәчесе Марат Закиров сүзләренчә, көндезге сәгать уникедән дүрткә кадәр паркка бушлай керергә мөмкин.
15 июль көнне паркның кичке программасын теләгән һәркем карый алачак. Бу көнне биредә «Ак бүре» операсы премьерасы булачак. Әмма кичке программада Дю Солей циркы чыгышлары көтелми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading