Шәһри Казан

Казанда яшеллеккә урын бармы?

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, Кырлай урманнарына сокланып, «бик хозур, рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат», дип язып калдырган.

Ә Казанда яшеллек белән мактана алабызмы? Беренче карашка, агачлар да, елга-күлләр дә күп шикелле. Ләкин, шул «күп шикелле»гә алданып, яшеллеккә чамадан тыш «һөҗүм» ясамыйбызмы икән? Балалар уен мәйданчыкларын һәм агачларны бетереп, ишегалларына янә күпкатлы йортлар салабыз, бакча-скверларны кысрыклап, төрле кафе-кибетләр китереп утыртабыз. FISU таләп иткәнчә, Олимпиада һәм Универсиада кебек халыкара зур спорт чаралары үткәрелә торган теге яки бу шәһәр территориясенең 40 процент өлеше яшеллектән торырга тиеш. Шушыңа ирешү максатында, Казанда соңгы елларда яз-көз 30-35 мең төп агач утыртылды. Әнә быел Олимпия уеннары үткәрелүче Лондон шәһәрендә дә агачлар саны 500 меңгә арттырылган.
Без, төзелеш эшләре белән каударланып, экология мәсьәләсен өченче-дүртенче планга күчердек шикелле. Урам юлларын киңәйтеп төзекләндерү күп очракта яшеллекне бетерү бәрабәренә башкарыла. Мисал өчен, Ямашев проспектында гына да дистәләгән зур агач киселде. Узган ел ишегалларын төзекләндергәндә 6 мең автомобильгә өстәмә урын булдырылды, быел 3 мең «тимер аргамак»ка бәхет елмаячак. Монысы да кирәк, чөнки Казанда теркәлгән транспорт чараларының саны 300 мең берәмлектән узып китте. Әгәр без ишегалларында агачларны кисә-кисә юлларны киңәйтәбез, техника өчен урыннар әзерлибез икән, ул вакытта кем автопаркингларга йөрсен?!
Агачларны әле бит аны утырту гына түгел, саклап үстерергә дә кирәк. 2010 елдагы корылыклы җәйдә Казан эчендә генә дә 15 меңнән артык зур агач корыды. Язгы һәм көзге айларда оештырылучы санитар чистарту айлыкларында яшеллекләрдә тулы чисталыкка ирешә алмыйбыз. Шәһәр уртасындагы Азино-1 һәм Азино-2 микрорайоннары арасындагы каенлык, шундагы коры елга көнкүреш һәм төзелеш калдыклары ташлау урынына әверелдерелгән.
Универсиадага җыелачак 100 меңнән артык спортчы һәм кунаклар алдында оятлы булмыйк. Хәер, алар ничек килсәләр, шулай китәрләр, үзебез генә тоташ таш арасында яшәп калмыйк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: