Шәһри Казан

Казанга 255 яңа автобус кайтачак

Татарстан башкаласында 2007 елда гамәлгә ашырылган транспорт реформасын Россиянең Калининградтан башлап Владивостокка кадәрге 40 шәһәреннән килеп өйрәнгәннәр.

Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаковның кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган чыгышында әйтелгәнчә, 5 ел элек Казанның автобус паркы тамырдан яңартылган, ягъни ул 1300 автобус белән тәэмин ителгән булган. Казанда хәзер 436 мең кеше транспорт картасы куллана. Узган ел җәмәгать транспортында 262,5 миллион пассажир йөргән. Соңгы 5 елда җәмәгать транспортыннан файдалану 32 процентка кимегән. Төп сәбәп - автомобильләшү шаукымы. Казанда 2011 елда автобус шоферларының уртача хезмәт хакы 19,2 мең сумны гына тәшкил иткән.
Айдар Абделхаков ышандырганча, җәмәгать транспортында уңай үзгәрешләр көтелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ташламалы категория гражданнарның транспортта йөрү бәясен бюджеттан 100 процент компенсацияләү турында карар кылган. Универсиадага кадәр метрополитенның тагын 3 станциясе, Казанның зур боҗра юлында тизйөрешле трамвай маршруты сафка басачак. Башкалага быел ук 255 берәмлек «МАЗ» автобуслары кайтачак. Әлеге автобусларның тәүге партияләре маршрутларда йөри инде, «МАЗ»ларны шоферлар да мактый. Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашып: «Универсиадага кадәр шәһәрнең автобус, трамвай һәм троллейбус паркы яңартылачак», - диде. Казанның транспорт паркы 700гә якын машина белән тулыландырылачак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    64
    0
    0
Ночной режим