Шәһри Казан

Казанга күп санда эшчеләр кирәк

Башкалада 5329 кеше эш урынсыз буларак теркәлгән. Ләкин шул ук вакытта 16 мең урынга вакансия бар.

Реклама

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Казан шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге» учреждениесе директоры Валерий Корнеевның чыгышында әйтелгәнчә, узган ел 10 мең кеше мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә эш тапкан. Хезмәт эшчәнлекләренә үзгәрешләр кертү сәбәпле, «ICL КПО ВС», «Нәфис Косметикс», «Хитон» акционерлык җәмгыятьләре һәм башка предприятиеләр 895 эшчесен алдан ук укытып куйганнар.
Бүген Казанда кадрлар җитмәү үзен нык сиздерә башлаган. Транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков: «Автобус шоферлары кирәк. Уртача хезмәт хаклары 28 800 сум», - диде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов төзелеш тармагына төрле һөнәрле күп санда эшчеләр кирәк булуын хәбәр итте. Яңа футбол стадионы һәм Ленин дамбасындагы күпер төзелешләренә эшчеләр сорала. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин: «Коммуналь хуҗалыкта 1 мең эшчегә хезмәт урыны бар. Ишегалларын җыештыру эшләренә тагын 750 кешене чакырабыз. Җыештыручыларның хезмәт хаклары 9-12 мең сум», - диде. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов сөйләгәнчә, Казанда 400 табиб урыны буш. Шәһәрнең медицина тармагы, гомумән, 30 процентка кадрлар ихтыяҗы кичерә.
Мэр Илсур Метшин: «Грециядә һәм Испаниядә яшьләрнең һәр икенчесе эш урынсыз. Бездә эш урыннары җитәрлек. Тик безнең яшьләр шунда ук банк яки предприятие директоры булырга тели. Үсмер егет вакытымда үзем дә предприятиеләрдә вак эшләрдә катнаштым. Хезмәт хакыма сөендем, кайбер нәрсәләргә әти-әнидән акча алмавыма шатландым. Инвалидларны, каникуллар чорында үсмерләрне хезмәт белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелсен», - диде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: