Россия кунакханәләрендә номерларга oktogo.ru онлайн-бронь сервисы мәгълүматларына караганда, быелның 10 аенда туристлар агымы буенча, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләреннән соң, Казан дүртенче урынны яулаган.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Иван Кадошников, быел Казанга килгән туристларның саны 1,5 миллионнан артып китәчәк, дип белдерде. Башкалада хәзер, хостелларны да исәпләп, 128 кунакханә бар. Алар 10 мең 63 кешене сыйдыра. 2013 елда гына да яңа 34 кунакханә файдалануга тапшырылды.
Урамнарга турист карталары, мәгълүмат пиюпитрлары урнаштырылды. Метрода һәм тимер юл вокзалында шәһәр белән танышу терминаллары, интерактив видеоэкран эшли.
Piacefact аша Александр Пушкин, Катрин Денев, Александр Дюма йөргән җирләрне һәм Казандагы башка тарихи истәлекләрне белергә мөмкин. Чит илләрдә популяр булган «Кунак картасы» («Карта гостя») проекты быел Казанда да старт алган. «Кунак картасы» туристлык хезмәтләре күрсәтелүдә, музейларда, транспортта, сувенирлар кибетләрендә һәм рестораннарда ташламалар бирә.
Казансу елгасының уң ярында рәссам-сынчы Дашимин Намдаков проекты нигезендә төзелгән «Казан» гаилә үзәге (ЗАГС) башкаланың үзенчәлекле символына әверелде. Әлеге бина түбәсеннән июль-ноябрь айларында 56 мең кеше Казан манзарасын күзәткән.
Мэр Илсур Метшин: «Казанга 2006 елда елына 460-480 мең турист килә иде. Шәһәр белән кызыксыну үсә, Казан кунакларны һәрвакыт чисталыкта каршы алсын. Ике катлы автобуслар, шәһәр үзәгендәге туристлык маршрутларында гына түгел, ә Мәскәү һәм Яңа Савин районнары ягына да йөри башлаячак», - диде. Мэр әйткәнчә, ике катлы автобуслар хуҗасы - City Sighseeing компаниясе кече теплоходларда Казансу елгасы буенча да сәяхәт маршруты ачарга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар