16+

Казанга яңа 513 автобус кайтачак

Башкалада муниципаль һәм шәхси автопредприятиеләр арасында 2013-2018 елларда пассажирлар йөртү хокукы өчен ачык конкурс үткәрелде.

Казанга яңа 513 автобус кайтачак

Башкалада муниципаль һәм шәхси автопредприятиеләр арасында 2013-2018 елларда пассажирлар йөртү хокукы өчен ачык конкурс үткәрелде.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков сөйләгәнчә, конкурска 73 маршрут куелган. Автобус двигательләренең ЕВРО-3 стандартларыннан да түбән булмавы, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтә алу, автоматлаштырылган диспетчерлык һәм түләү системасы эшләве таләп итеп билгеләнгән. «Әлегә 52 нче, 57 нче һәм 85 нче маршрутларга хезмәт күрсәтәчәк предприятиеләр ачыкланмады. Алар 2013 елның гыйнварында кабат конкурс аша уздырылачак», - диде Айдар Абделхаков.
Казан урамнарында Кытай автобуслары бөтенләй диярлек калмаячак, автопаркның төп составын «МАЗ» һәм «НефАЗ»лар тәшкил итәчәк. Автобусларның 80 проценты пассажирларны күп һәм уртача сыйдырышлы булачак. Аз сыйдырышлы «Хундай Каунти» автобуслары да бетереләчәк. Болар урынын «МАЗ-206» һәм «ПАЗ-3237» автобуслары алачак. Автотранспорт предприятиеләре тарафыннан 513 автобус сатып алу килешүе төзелгән. Шәһәр эчендә 354 яңа автобус файдаланыла инде. Моннан тыш, трамвай паркы киләсе елның июненә кадәр өч секцияле тизйөрешле 20 яңа техника белән тулыланачак. Казан метрополитенының тагын Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында 3 станциясе ачылуына бәйле рәвештә өч электропоезд сатып алу ниятләнелә. Автобусларны һәм трамвайларны яңарту, метроның яңа станцияләре ачылу җәмәгать транспортында пассажирлар сыйдырышлылыгын 15 процентка (136 мең 189дан 156 мең 479 пассажир-урынга) арттырыр дип фаразлана.
Транспорт мәсьәләсенә карата мэр Илсур Метшин: «Казанда җәмәгать транспорты маршрутлары схемасының 95 проценты үзгәрешсез калды. Җәмәгать транспортында йөргән ташламалы категория гражданнарга кагылышлы түләү аермасын компенсацияләү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уңай хәл ителде. Шунлыктан халыкның: «Кичке сәгать 9дан соң җәмәгать транспорты начар йөри», - дигән сүзе инде «ЧП» буларак кабул ителәчәк. Казанда электричканың боҗра маршруты төзеләчәк. Бу проектны Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов та хуплады», - дип, фикерләре белән уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading