16+

Казаннан Россиянең көньягына биш яңа авиарейс ачыла

Июньдә Казаннан Минеральные Воды, Краснодар, Ростов, Сочи һәм Махачкалага рейс башкарылачак.

Казаннан Россиянең көньягына биш яңа авиарейс ачыла

Июньдә Казаннан Минеральные Воды, Краснодар, Ростов, Сочи һәм Махачкалага рейс башкарылачак.

«Аэросервис» ҖЧҖнең башкарма директоры Алексей Савченков белдергәнчә, 5 июньдә авиакомпаниянең Казан - Минеральные Воды маршруты буенча беренче рейс башкарылачак. Бу рейс дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе була. 16 июньдә Казан-Краснодар рейсы ачыла. Рейс шулай ук атнага ике тапкыр - шул ук көннәрдә башкарылачак. 17 июньнән сишәмбе һәм җомгада Ростовка рейслар бар. 21 июньнән һәр шимбәдә Сочига рейслар старт ала. Шулай ук 5 июньдә Казан - Минеральные Воды - Махачкала транзит рейсы башкарыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
«Узган ел шул ук рейсларны башкардык диярлек. Быел Сочига һәм Минеральные Водыга туры рейслар өстәлде. Без «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе белән эшләдек, ләкин бу эштән бик үк канәгать калмадык. Беренчедән, рейслар еш тоткарланды. Быел барысы да башкача булачак: без пассажирларның канәгатьсезлек белдерүен теләмибез», - ди авиакомпаниянең башкарма директоры.
Алексей Савченков киләчәккә планнары белән дә уртаклаша: Сочи юнәлешендәге рейстан кала, әлеге рейслар кышкы чорда да гамәлгә куелачак икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading