Шәһри Казан

Казанның бурычы 5 миллиард кына...

Татарстан башкаласында узган ел 89 миллиард сум күләмендә салым җыелган. Бу - аннан алдагы елгыдан 69 миллиард сумга күбрәк.

Реклама

Ләкин салым түләүләре дә федераль бюджетка - 29,6 миллиард, республикага - 47,4 миллиард сумга һәм муниципаль бюджетка 8,9 миллиард сумга арттырылган. Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов әйткәнчә, гамәлдәге законнар нигезендә, салым түләүләрендәге һәр 1 сум акчаның 34 тиене федераль бюджетка, 55 тиене исә республика бюджетына күчерелә. Нәтиҗәдә, Казанга 11 тиен генә кала.
Узган ел башкала бюджетының керемнәре һәм чыгымнары 24 миллиард сум чикләрендә булган. Салым түләүләреннән тыш, шәһәр муниципаль милекне файдаланудан һәм сатудан, тышкы реклама корылмалары аукционнарыннан 3,5 миллиард сум керем алынган. Моның өстенә югары бюджетлардан 11,7 миллиард сум максатчан трансфер кергән, ягъни акча күчерелгән. Муниципаль бюджетның 40 процентка якыны мәгариф тармагына, 24 проценты капиталь төзекләндерүгә һәм юллар төзелешенә, 10 проценты тышкы төзекләндерүгә, 7 проценты торак фондны капиталь ремонтлауга юнәлтелгән.
Бюджет кредитларын исәпкә алмаганда, бүген Казан 4,9 миллиард сум бурычлы. Бу сан 2005 елдан - Казанның меңьеллыгы бәйрәме чорларыннан бирле ияреп килә. Шөкер, шәһәр тәэминатчыларга һәм подрядчы оешмаларга бурычын ике мәртәбәгә киметүгә ирешкән, хәзер ул 385 миллион сумны тәшкил итә.
Казан бюджетына узган ел 1 миллиард сумга якын салым түләүләре түләнелми калган. Мэр Илсур Метшин: «Әлеге акчаларны суд аша барыбер түләттерәчәкбез. Бюджет акчаларын сакчыл тоту һәм муниципаль бурычны киметү өчен тырышу шәһәр хуҗалыгында үзенә күрә бер канун ролендә булырга тиеш», - диде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: