16+

Казанны яңача җыештырачаклар

Германиядә һәм Европадагы башка илләр шәһәрләрендә булган кешеләр андагы чисталыкка, халыкның тәрбиялелегенә сокланып кайталар.

Казанны яңача җыештырачаклар

Германиядә һәм Европадагы башка илләр шәһәрләрендә булган кешеләр андагы чисталыкка, халыкның тәрбиялелегенә сокланып кайталар.

«Урамнарында бер төпчек, бер чүп күрмәссең. Аларда чүп ташлап калдыру акылга сыймаслык хәл. Кызганыч, бездә чүп өстенә чүп өелә», - диләр сәфәрләргә баручылар. Язгы һәм көзге яклардагы санитар чистарту айлыклары да шәһәребездә тулы тәртип урнаштыра алмый. Әмма үзебез өчен дә, алда торган Универсиада өчен дә чисталыкка ирешергә барыбер дә кирәк булачак. «Масштаблы төзелешләрдән соң, безне генераль чистарту эшләре көтә», - диде мэр Илсур Метшин урам-юл челтәрен җыештыру техникасын караганда. Шәһәрне җыештыру схемасын тамырдан үзгәртү турында әле узган кыш алдыннан ук уйланылган булган. Кар җыю һәм чыгару схемасы әзерләнгән, шактый санда яңа техника кайтартылган. «Икенче этапта җәйге чорга исәпләнелгән техника паркын яңарту бурычы тора», - диде башкала мэры.
Казанга сынау үтү шартларында 14 махсуслаштырылган техника сатып алынган. Юл өслеген җыештыру «КамАЗ» базасындагы «Бошунг-Кама» машиналарына тапшырылачак. Әлеге техника файдаланыла инде. Кышын кар җыючы машиналарга җәйге чорда тузан суырту, асфальтны юу, су сиптерү механизмнары көйләнелә. «КамАЗ»ларны «Bucher» һәм «Comet» компанияләре җиһазлары белән дә коралландыру уйланыла. Әмма бер «ләкин» бар. Яхшырак булсалар да, чит ил механизмнары нык кыйммәт. Шәһәр үзәгендәге урамнарны җыештыру өчен кече күләмле «Bucher», «Bokimobil», «City Rander», «City cat 2020» машиналарына исәп тотыла. Бу төрдәге техникадан Бауман урамында «Бошунг-Кама» җиһазлары белән көйләнгән «Пони»ларны күзәтергә мөмкин.
Казанда урам юлларын җыештыру өчен 200 берәмлек техника бар. Тик машина паркы 58 процентка якын дәрәҗәдә искергән. Шәһәрне төн эчендә җыештырып-себереп чыгу өчен 250 махсуслаштырылган машина кирәк. Универсиаданы һәм чисталык тәэмин итүне күздә тотып, дистәләрчә яңа техника кайтартылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading