16+

Казанны зурлаган үзе дә зурланды

Казан Ратушасында башкала һәм республика үсешенә зур өлеш керткән бертөркем шәхесләрне бүләкләделәр.

Казанны зурлаган үзе дә зурланды

Казан Ратушасында башкала һәм республика үсешенә зур өлеш керткән бертөркем шәхесләрне бүләкләделәр.

Аларга дәүләт бүләкләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов та бар иде. Рөстәм Миңнеханов аңа «ТР каршындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары республиканың әлеге югары дәүләт бүләгенә Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга керткән зур өлеше өчен лаек булды. Ә Казан мэры Илсур Метшин Игорь Шуваловка «Казанның мактаулы гражданины» дигән исемгә лаек булуын раслаучы таныклык тапшырды.
Президент, бүләкләү тантанасын ачып, быел Казанда узган Халыкара студентлар спорты уеннарының ил өчен дөньякүләм әһәмияттәге зур вакыйга булуын ассызыклап үтте. Ул аны уздыруда РФ Президенты В.Путинның, И.Шувалов җитәкләгән оештыру комитетының зур булышлык күрсәтүен ассызыклады. Шувалов, үз чиратында, Универсиада уздыру идеясенең Татарстан җирендә тууын ассызыклап, моның өчен республиканың беренче Президенты М.Шәймиевкә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Татарстанның бүгенге Президенты Р.Миңнехановны көчле лидер, көчле җитәкче буларак бәяләде. Аның фикеренчә Татарстанның бүген шундый җитәкчесе булу - республика халкының һәм элеккеге зирәк җитәкчелекнең казанышы. И.Шувалов, Казан мэрының да талантлы җитәкче булуын ассызыклап, аның адресына җылы сүзләр юллады.
Ул ТР Президенты белән Казан мэрына, башка муниципалитетлар җитәкчеләренә ирешкән югары планканы алга таба да төшермәскә кушты. Игорь Шувалов, үз чиратында, кайда гына эшләсә дә, Татарстан һәм Казан белән элемтәләрне югалтмаска ышандырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading