16+

Күбрәк ашалган, ахры...

Көннәр җылы, урамда кояш елмая, каяндыр борынны кытыклый-кытыклый шашлык исе керә... Әлбәттә инде, табигатькә чыгу, җәйге бакчаларга бару вакыты һәм шашлык сезоны башланды. Тәмле дә инде күмердә пешерелгән ит! Ә менә ашказаны өчен бу зур сынау.

Күбрәк ашалган, ахры...

Көннәр җылы, урамда кояш елмая, каяндыр борынны кытыклый-кытыклый шашлык исе керә... Әлбәттә инде, табигатькә чыгу, җәйге бакчаларга бару вакыты һәм шашлык сезоны башланды. Тәмле дә инде күмердә пешерелгән ит! Ә менә ашказаны өчен бу зур сынау.

Табиблар да бу турыда һәрдаим кисәтә, шуңа күрә алдан ук чарасын күрергә куша. Ашказаның авырта башласа, бер дә рәхәт түгел.
Шулай итеп, беренчедән, шашлык әзер булганчыга кадәр, иртәнге ашка сөттә пешерелгән солы боткасы ашагыз. Аннан соң күпләрнең хатасы - ашказанын көнбагыш яки чикләвек белән тутырып кую, ә соңыннан кыздырылган ит ашау.
Икенчедән, ашкайнату системасына ромашка чәе файдалы. Ул, үз чиратында, ашказанының лайлалы тышчасын тынычландыра һәм ашказаны согының бүленеп чыгуын нормага китерә. Шунысына игътибар итегез: кечкенә пакетларда сатыла торган ромашка чәенә караганда, даруханәләрдә сатыла торган киптерелгән табигый ромашка чәчәгеннән ясалган чәйнең шифасы күбрәк.
Өченчедән, шашлык кыздырасы көнне күбрәк минераль су алыгыз, чөнки ашаганнан соң иң яхшысы - шуны эчеп кую. Минераль су ашказанының кислоталылыгын нормальләштерә һәм ашкайнату процессын яхшырта. Ит яхшырак үзләштерелсен өчен, соклар арасыннан иң әйбәте - томат суы. Ә менә баллы эчемлекләр бер дә файдага түгел, алар ашказанын авырайта гына. Газлы эчемлекләр белән дә шундый ук хәл. Алар, бердән, ашказанын авырайта, икенчедән, эчнең кабаруына сәбәпче булып тора.
Дүртенчедән, шашлык ясаганда кулланыла торган тәмләткечләргә килгәндә, иң яхшысы - кара борыч һәм лимон суы. Ә менә шафран, барбарис һ.б. көнчыгыш тәмләткечләреннән баш тартырга да була, чөнки алар тәм рецепторларын ярсыта һәм аппетитны ача гына. Нәтиҗәдә ашаган саен ашыйсы килеп тора: тамак туя - күз туймый, дип әйтәләрме әле?! Яшел үләннәр - укроп, петрушка, кинзаны һ.б.ны турап куйсагыз, тәмле дә, файдалы да. Алар иткә тизрәк эшкәртелергә булыша.
Иң ахыргысы - яңа кыздырылган хуш исле шашлык күрүгә, аны шул ук минутта ашап бетерергә димәгән. Әкрен генә ашагыз, ара-тирә йөреп килегез, берәр спорт уены уйнап алсагыз да комачауламас. Менә шул вакытта ашказаныгыз да авыртмас...
Шулай да ашказанына авырлык килеп, ул авырта башласа, нишләргә соң? Табибә Алсу ШАМБАЗОВА киңәшләренә колак салыйк әле:
- Бу вакытта яныгызда һәрвакыт тиешле дарулар булсын. Активлаштырылган күмер - ашказаны авыртканда, агуланганда, газлар барлыкка килгәндә алыштыргысыз чара. Аны көнгә берничә мәртәбә 2-3 таблетка эчәргә ярый. Ә иң яхшысы - чама хисен онытмагыз.
Халык арасында шашлык турында бер ялгыш фикер дә яши: шашлыкны кыздырган вакытта аның бөтен мае агып бетә, шуңа күрә ул диетик ризык санала. Чынлыкта, болай пешерелгән итнең мае азрак булса да, аны диетик ризык дип әйтеп булмый, ә менә тавык яки балыктан ясалган шашлыкның болай дип аталырга әле хакы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading