16+

Кечкенә учаклар зур янгыннарга сәбәпче

Казанда узган елның март-август айларында 446 янгын чыккан иде. Ут 15 кешенең гомерен өзде, 3 миллион 400 мең сумлык зыян салды.

Кечкенә учаклар зур янгыннарга сәбәпче

Казанда узган елның март-август айларында 446 янгын чыккан иде. Ут 15 кешенең гомерен өзде, 3 миллион 400 мең сумлык зыян салды.

- Кисәтүләргә карамастан, гражданнар саксызлык күрсәтә бирә, - ди Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан буенча баш идарәсенең бүлек җитәкчесе Илдар Мостафин. Яз башыннан май урталарына кадәр 201 янгын теркәлгән, аларда 9 кеше үлгән, 252 мең сумлык матди зыян китерелгән.
- Казан муниципаль берәмлегенә кергән бистәләрдә, ягъни авылларда 91 янгын чыкты. Кешеләр язгы якта каралты-кура һәм бакча өйләре янында чүп-чар ягып, үзләренә-үзләре хәвеф тудыралар. Күзәтүсез калдырылган кечкенә учаклар зур янгыннарга сәбәпче булды, - ди Илдар Мостафин.
Ерганаклардагы корган үләннәргә дә ут төртергә ярамый. Шушы рәвешле ут, киң мәйданнарга җәелеп, Чебокса, Вознесение, Займище, Күзәмәт, Салмачы, Иске Победилово һәм Борисоглебск бистәләренә җитди куркыныч тудырган. Крутушка, Петровский, Яңа Юдино, Урман аръягы, Аккош күле, Зур Дәрвишләр һәм Краснооктябрьск торак массивларында урман буйлары сөрелмәгән. Урманнарда чыккан янгын бистәләрдәге йортларга һәм корылмаларга күчәргә мөмкин. Ягодная слобода, Щербаково, Северный, Зур Клыки һәм Самосырово бистәләрендә янгынга каршы тышкы, ягъни урамнарда туплап куелган су җитәрлек күләмдә түгел. Зәңгәр күл, Прапорщиклар һәм офицерлар, Иске Аракчино, Яңа Аракчино һәм Займище бистәләрендә тышкы су тупланышы, гомумән, начар дәрәҗәдә. Казанда узган көздә үткәрелгән тикшерүләрдә 5054 янгын гидрантының 303е ватык хәлдә булуы ачыкланган. Бакчачылык ширкәтләренең күбесендә «урамнар» чиктән тыш кысылган. Нәтиҗәдә янгын сүндерү техникасы үтеп йөри алмый.
«Шәхси сектордагы һәм бакчачылык ширкәтләрендәге 48 граждан, 16 җитәкче зат, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен, штрафка тартылды. Янгын кешеләрнең үлеменә китерергә мөмкин. Шунлыктан, утка һәм электр җиһазларына карата сак булыйк!» - ди Илдар Мостафин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading