16+

Кемгә – өй туе, кемгә – «хәсрәт капчыгы»

Бер өметле яңалык - 214нче федераль закон кабул ителде. Әлеге закон буенча хәзер өлешле торак төзелеше өчен акча төзелеш оешмасына түгел, ә аерым бер банкка җыела

Кемгә – өй туе, кемгә – «хәсрәт капчыгы»

Бер өметле яңалык - 214нче федераль закон кабул ителде. Әлеге закон буенча хәзер өлешле торак төзелеше өчен акча төзелеш оешмасына түгел, ә аерым бер банкка җыела

Өй яки каралты-кура төзи башлаган кеше моның нинди зур мәшәкать булганлыгын үзе генә белә. Халык фольклорындагы “Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы”, дигән гыйбарә тешне кысып әйтелгән бер шаярту яки эшләрне исән-имин башкарып чыкканнан соң, иркен сулыш алып куюдыр инде ул, мәгәр.

Казанда узган ел 804 мең квадрат метр торак төзеп файдалануга тапшырылган.

- Идел буе федераль округында беренче урындагы күрсәткеч бу, ә Россиядәге миллионлы шәһәрләр арасында беренче бишлектә торабыз, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Төзелгән торакның 86 проценты (692,4 мең квадрат метр) күп фатирлы йортлар өлешенә туры килә. Дәүләт торак фонды программасы буенча 12 йорт сафка баскан. Казан территориясендә халык үз тырышлыгы һәм үз хисабына гомүм исәптә 111,8 мең квадрат метр шәхси өй төзегән.
Узган ел социаль ипотека республика программасы нигезендә төзелгән күп фатирлы торак йортларның 28 проценты “Салават күпере” микрорайонында урнашкан. Биредә инде күп фатирлы 32 торак йорт күтәрелде. Әлеге йортлардагы 9350 фатир хуҗаларының күбесе өй туйлары үткәреп, үз куышларына күченеп яши.

- ”Салават күпере” микрорайонында мәктәп төзелде, - диде Азат Нигъмәтҗанов. - Шулай ук “Светлая долина” торак комплексында һәм Минск урамында яңа мәктәпләр барлыкка китерелде.
Казанда “Шәһәр халкына торак” (“Жилье горожанам”) программасы да гамәлгә ашырыла. Бу эшкә “Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе җаваплы.

Башкаланың Ютазы урамындагы 72 фатирлы йорт төзелеше төгәлләнгән, тагын бер йортны төзү эшләре дәвам итә. Шушы программа буенча Бирюза урамында 220 фатирлы һәм Железнодорожник урамында 203 фатирлы торак йорт төзүгә керешелә, җир кишәрлекләре билгеләнгән.
- ”Жилье горожанам” программасы буенча төзелгән йортлардан фатирны “социаль найм” килешүе төзеп, чиратка баскан кешеләр ала. Юл яки муниципаль ихтыяҗлардагы башка төзелешләр үткәргәндә сүтелгән өйләрдә яшәгән кешеләр дә шушы йортларга күчерелә. Казан мэры тәкъдимендә муниципаль хезмәткәрләргә һәм яшь белгеч-галимнәргә дә фатир “Жилье горожанам” программасыннан бирелә, - диде Азат Нигъмәтҗанов.

Коммерция инвестицияләре хисабына 492,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Ләкин, өлешле төзелештәге кайбер йортлар фатир алу сөенече урынына чын мәгънәсендә “хәсрәт капчыгы”на әверелә. Казанда берничә ел элек коммерция алымында төзелә башлаган 75 торак йорт төзелеше туктап калган булган.

- Казанда әле бүген дә күп фатирлы 15 торак йорт (4676 фатир) төзелеше четерекле санала. Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә 2018 елның 9 мартында өлешле торак төзелешендә катнашып алданган кешеләргә ярдәм фонды оештырылды. Тагын бер өметле яңалык - 214нче федераль закон кабул ителде. Әлеге закон буенча хәзер өлешле торак төзелеше өчен акча төзелеш оешмасына түгел, ә аерым бер банкка җыела, - диде Азат Нигъмәтҗанов.
Шушы турыда сүз кузгалгач, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да үз фикерен әйтеп куйды.

- Өлешле торак төзелешләре белән эш дәвам итә. Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтә. Казанда узган ел төзелеш планнары үтәлде, - диде Денис Калинкин.

“Арт Сити”, “Весна” һәм “Станция Юбилейная” торак комплексларында балалар бакчалары ачылган.
Казанда быел 900 мең квадрат метр торак төзү планлаштырылган, шуның 226 мең квадрат метры - социаль ипотека. Тагын 2849 урынга өч мәктәп һәм 2510 урынга унбер балалар бакчасы төзелә.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading