16+

Кеше гомере ул – җәмгыять

Күптән түгел миңа туган ягым Самара өлкәсенең Камышлы авылында булырга туры килде. Бу башка чаклардагы кебек шатланып кунакка кайту түгел иде. Шул авылда яшәп, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган сеңлем Фәридә каты авырып урын өстенә ятты.

Кеше гомере ул – җәмгыять

Күптән түгел миңа туган ягым Самара өлкәсенең Камышлы авылында булырга туры килде. Бу башка чаклардагы кебек шатланып кунакка кайту түгел иде. Шул авылда яшәп, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган сеңлем Фәридә каты авырып урын өстенә ятты.

Йөри һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмас хәлдә калды. Туганнарым авыруның соңгы чиккә якынаеп килүен хәбәр итүгә, авылга юл тоттым. Иртәдән кичкә кадәр янында әвәрә килүче ханымнар йомшак-ягымлы тавыш белән:
- «Күрәсеңме, Фәридә апа, таныйсыңмы?» - дип, сеңелемнең игътибарын миңа юнәлтергә тырыштылар.
- Таныйм, ул минем апам, - дип, бик озак карап торды. Артык күп сөйләшерлек хәле юк иде инде.
Янында йөгергәләп йөрүче бу ханымнар шәфкать туташлары Рамилә Каюмова белән Наилә Гусамова иде. Камышлы муниципаль районында шактый күптән оешкан, олы яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче фидакарь җаннар белән танышуым әнә шулай авыру ятагы янында булды. Алар чиратлашып һәркөнне киләләр һәм һич тә авырсынмыйча, вакытлары белән исәпләшмичә, ярдәмгә мохтаҗ җанга хезмәт күрсәтәләр. Сокланып һәм гаҗәпләнеп күзәттем аларның эшләвен. Менә кайда икән медицинага чын күңелдән бирелеп хезмәт итүчеләр. Үз һөнәрләренең дәрәҗәсен югары тотучылар. Апа, авырттырмадыммы, кулыңны болайгарак борып куйсак, уңайсыз булмасмы, кебек сүзләре генә дә авыруның хәлен җиңеләйтә, терелүгә өмет уята кебек тоела иде. Моны, әлбәттә, шәфкать туташларының һөнәре таләп иткәнгә генә түгел, җаннары, намуслары кушуынча эшләүләрен күрсәтә торган иң кыйммәтле сыйфатлары дип аңларга кирәк. Табиб билгеләгән дәвалау алымнарын төгәл үтәп, иң авыр, иң катлаулы эшләрне җиренә җиткереп башкару да турыдан-туры шәфкать туташының рух юмартлыгына, шәхси сыйфатларына бәйле. Ә бит авылларда авырулар шактый һәм аларның күбесе үзләренең табигый йомышларын үтәүдән дә мәхрүм, инде якты дөнья белән хушлашырга җыенган затлар. Аларны әледән-әле юындырасы, киемнәрен, урын-җирләрен алыштырасы, дарулар сөртеп, сызлануларны җиңеләйтәсе дә бар. Аңлашыла булса кирәк, бу эшне һәркем башкара алмый. Үз хезмәтенә гашыйк, миһербанлы җаннарның гына кулыннан килә торган бик тә авыр һәм җаваплы хезмәт бу.
Шушындый шәфкать туташларының эшләвен күзәткәндә мин ирексездән медицинага хезмәт итүче иң җаваплы белгечләр - табиблар белән аралашуда күзәтергә туры килгән кайбер күңелсез хатирәләремне искә төшердем.
...Колаклары начар ишетә башлаган бер танышым табибка үзенең зары белән барган иде.
- Уң колагыма операция ясаганнан соң, ул бөтенләй ишетми торган булып калды, - ди ул. - Сул колагым да махсус аппарат ярдәмендә генә әз-мәз ишетә. Миңа инвалид таныклыгы бирелергә тиеш түгелме икән, - дип, киңәш тә сораган.
Табиб аңа:
- Менә икенчесе дә бөтенләй ишетми башласа, карарбыз, - дип җавап биргән. Авыру нишләсен, күңеле төшеп кайтып киткән.
Бер килгәч, килә бит ул бәла дигәннәре. Шул ук ханымның аяк, кул буыннары шешеп, көч-хәл белән генә хәрәкәтләнә башлый. Киеп йөргән аяк киеме дә аягына сыймый. Куллары тоткан әйберләрен күтәрә алмый. Төннәр буе сызланып чыга. Дару эчмичә йоклый да алмый. Хастаханәгә кереп яткач: «Сез ничәнче группа инвалид?» - дип сорыйлар аннан. «Миңа группа бирүче юк», - ди авыру. Участок табибына мөрәҗәгать итегез, ул сезгә комиссия үтәргә юллама бирер, диләр. Табиб юллама бирә һәм аңа «инвалидлыкка дәгъва кыла» дигән сүзләрне язып куя. Һәм авыру шушы мөһер белән комиссия каршына килеп баса. Алар да шул ук сүзләрне язып, авыруны тикшерү узу өчен хастаханәгә урнаштыралар. Сез авырмыйсыз, җитди авырсагыз, безгә ешрак килер идегез, дип битәрлиләр дә әле. Анализларын күрсәткән нәтиҗәләргә дә, буыннарындагы сәер үзгәрешләргә дә игътибар итмиләр.
Ярты елдан соң, инвалидмы сез, юкмы икәнен ачыкларбыз, диләр. Сызланып көч-хәл белән хәрәкәтләнеп йөргән кешегә ярты ел шактый зур ара бит ул. Әйе, табибларның формаль тәртипләргә буйсынып эш йөртүләре аңлашыла анысы. Ләкин мине бу очракта эшне сузу тәртибе түгел, ә бәлки табиб исемен йөртүче һөнәр ияләренең «инвалидлыкка дәгъва кыла» дигән җөмләсе гаҗәпләндерде. Медицина телендә мондый билгеләмә булуына шигем бик зур. Кеше ниндидер бүләк алырга яки файдалы эш урынын биләүгә дәгъва кылырга мөмкиндер. Ә үзенә ниндидер авыру алырга һич кенә дә дәгъва кыла алмый. Табиб һөнәрен сайлаган, үз хезмәтен намус белән башкаручы чын мәгънәсендәге белгеч мондый гайре табигый, һөнәри булмаган терминнар белән эш итәргә тиеш түгелдер дип аңлыйм. Бу бит күп гасырлар буена иң изге дигән абруй яулаган хезмәтнең асылына туры килми. Мондый тел белән һөнәри осталыгы чикләнгән, белеме сай булган хәсрәт белгечләр генә эш итәрдер дип уйлыйм. Бу хәлләрне мин уйлап чыгармадым, ә үзебезнең дәваханәдә үземнең якыннарым белән булган хәлләрне күзәтүдән чыгып яздым. Әмма табиб бит ул тар мәгънәдәге медицина белгече генә түгел, иң күркәм кешелек сыйфатларына ия булган, адәм баласының сәламәтлеген саклауга бөтен белемен, сәләтен багышлап хезмәт итү өчен әзерләнгән җан.
Язмамның башында әйтеп үткән Рамилә, Наилә кебек җаннар - алар Ходай Тәгаләнең кешеләргә җибәргән тиңсез бүләге.
Андыйларны чын мәгънәсендәге фидакарь җаннар дип атау иң дөрес һәм иң гадел бәя булыр.
«Әлбәттә, бер кеше дә җир йөзендә мәңгегә кала алмый, - ди Рамилә. - Ләкин безнең бурыч - кеше гомерен соңгы минутына кадәр саклау, аңа яшәү шатлыгы бүләк итү. Бу теләк безнең үзебезгә дә илһам өсти. Хезмәттә бәхетебезне тапкан белгечләр итеп тоярга ярдәм итә».
Кеше һәр очракта медицина ярдәме алырга хокуклы. Бу - кешелек яшәешендә урнашкан мәңгелек тәртип һәм төп бурыч. Әлеге бурыч безнең чорга бик борынгы заманнарда яшәгән җирдәшләребезнең тутыкмас һәм үзгәрмәс васыяте булып килеп ирешкән. Безнең эрага кадәр табиб-реформатор Гиппократ яшәгән чорда ук әле табибларның белем тирәнлеге генә түгел, югары әхлакый сыйфатларга ия булырга тиешлеге дә кыйммәт бәяләнгән. Кешелек дөньясы моны Гиппократ анты дип хәтеренә сеңдергән.
Гомерләрен медицинага багышлаган, сәламәтлекне яшәешебезнең иң зур һәм алыштыргысыз байлыгы дип бәяләгән күпчелек белгечләребез бүген дә һөнәрләренең дәрәҗәсен төшермичә шушы ерак гасырлардан килгән антка тугрылыклы калып хезмәт күрсәтәләр. Авыруларның соңгы минутларына кадәр яшәргә өметен сүндермәскә тырышалар. Кеше гомере ул - җәмгыять гомере, җәмгыять язмышы икәнен тирән аңлыйлар. Шулай күп гасырлар үтеп тарих тирәнлегеннән безнең көннәргә килеп җиткән ант-васыятьнең асыл мәгънәсен югалтмый саклыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading