16+

“Кешеләр һәрчак туачак, үләчәк, ашаячак һәм сәяхәт итәчәк”

Мисырга һәм Төркиягә авиаочышлар туктатылганнан соң, халык аптырашта калды: кая барып ял итәргә? Соңгы елларда уртача керемле халык өчен иң яхшы ял итү урыны шул Гарәп республикасы белән Төркия иде бит.

“Кешеләр һәрчак туачак, үләчәк, ашаячак һәм сәяхәт итәчәк”

Мисырга һәм Төркиягә авиаочышлар туктатылганнан соң, халык аптырашта калды: кая барып ял итәргә? Соңгы елларда уртача керемле халык өчен иң яхшы ял итү урыны шул Гарәп республикасы белән Төркия иде бит.

Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Туризм дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстаннан Төркиягә 235 мең, Мисырга 80 мең чамасы турист очкан.

- Элек, кешеләр гел туачак, үләчәк һәм ашаячак - әлеге бизнеслар беркайчан да бетмәячәк, дип әйтәләр иде, хәзер боларга сәяхәт итү дә өстәлде. Кешеләр үзләренең тормышларын кая да булса барып ял итүдән башка күз алдына да китерә алмый башлады. Төркия белән Мисырга юл ябылгач, туроператорлар Европа, Азия илләре, Израиль, Иордания, белән актив эшли башлачак, - диде ул журналистларга.

Безнең максат - эчке туризмны үстерү

Сергей Иванов туроператорларга финанс ярдәме күрсәтелмәячәген дә җиткерде. Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов исә әлеге вазгыятьнең кем өчендер файдалы гына булачагын җиткерде.

- Туризм ул икътисад белән бик нык бәйләнгән. Икътисадта булган үзгәрешләр туристлык юнәлешенә тәэсир итми калмый. Турфирмаларның кайберләре чынлап та ябылырга, ә кайберләре киресенчә үсеп кенә китәргә яки бөтенләй яңалары калкып чыгарга мөмкин. Безнең максат эчке туризмны үстерү. Туроператорларның федераль реестрында Татарстаннан эчке һәм туристларны читтән кабул итү туризмы белән шөгыльләнә торган 90 компания теркәлгән. Өч ел элек аларның саны 25 кенә иде. Аларның санын арттыру өчен без нәрсә генә эшләмәдек. Икътисадта барган үзгәрешләр аны үзе көйләде. Доллар белән евроның бәясе артканга, чит илгә чыгучы туристларның саны узган ел белән чагыштырганда кимеде. "Казан" халыкара аэропортының пассажирлар агымы 9 процентка кимегән, - диде ул.

Кытайлар акчаны күп калдыра
Эчке авиалинияләрдә исә үсеш 8 процентка күзәтелгән. Димәк, Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итүчеләрнең саны арткан. Шул исәптән, Татарстанга да.
- Быелның 9 аена ясалган нәтиҗәләргә караганда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Татарстанга килгән туристларга күрсәтелгән түләүле хезмәтләрнең күләме 13 процентка артып, 8,4 млрд сумны тәшкил иткән. Моңа кунакханәдә яшәү белән экскурсияләр генә керә. Ә чынлыкта туристлар сувенирлар ала, ашый-эчә, кибетләргә йөри, акчаны күңел ачу чраларына тота, шуның белән әлеге сан ике тапкырга артып китә, - ди туризм җитәкчесе.

Сувенирлар дигәннән, кытайлар җирле продукцияне күбрәк ала икән, алар бездә акчаны мул калдыра ди. Туристларның географиясе дә киңәя. Туристлар бигрәк тә Төркия (аннан 12,3 мең турист килгән), Кытай, Германия, Италия, АКШтан күпләп киләләр ди. Туристларның саны артуда җәй көне узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты зур роль уйнаган.
- Киләсе елга Казанад юниорлар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узарга тиеш иде, ул да туристларны җәлеп итәргә булышыр дигән өмет бар иде, кызганыч, допинг буенча чыккан җәнҗал аркасында безне әлеге чемпионатны үткәрүдән мәхрүм иттеләр, - диде Иванов.

"Юк икән, уйлап чыгар"
Туризм комитеты үзебезгә туристларны җәлеп итү буенча чит илләр белән дә актив эшли. Аерым алганда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Кытай, Финляндия туристларын җәлеп итү өстендә эшлиләр. Кытайларны әлегә "кызыл маршрут" җәлеп итә икән. Ул үз эченә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Ульяновск шәһәрләрен ала.

Рафис Борһанов фикеренчә, туристларны җәлеп итү юлларын эзләп табарга кирәк.

- Спорт, яшьләр эшләре һәм туризм министры булганда Митимер Шәймиев мине тәнкыйть утында тоткан иде. Бер объект турында сүз барганда, мин аңа туристларны җәлеп итү өчен анда бернинди дә легенда юк дидем. Ә ул, юк икән, уйлап табарга кирәк, диде. Чынлап та, әлеге өлкәнең үз законнары бар. Суган турындагы җырны да бит суганнан башка Россия күптән җимерелеп беткән булыр иде дигән кебек җырлыйлар. Шөкер, бездә туристларга күрсәтерлек җирләр бар. Болгар белән Зөягә баргач, алар таң кала. Ә бит иң мөһиме - башта туристларда анда барырга кызыксыну уяту, - ди комитет рәисе.

Матбугат очрашуы ахырында Рафис Борһанов журналистларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Ә иң ахырдан, хатын-кызларга карап, сезгә сәяхәткә юллама алып бирерлек җүнле ирләр телим диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading