16+

Кесәңне киңрәк ач

Күктән җиргә төшерә торган ай булып чыкты әле бу июль! Моңарчы җиләкләре, чәчәкләре белән хозурланып дөньябызны оныта торган булсак, хәзер ул безне тезгендә тота башлады. Инде менә ике елдан бирле коммуналь хезмәтләргә халык өчен тарифлар шушы айда күтәрелә.

Кесәңне киңрәк ач

Күктән җиргә төшерә торган ай булып чыкты әле бу июль! Моңарчы җиләкләре, чәчәкләре белән хозурланып дөньябызны оныта торган булсак, хәзер ул безне тезгендә тота башлады. Инде менә ике елдан бирле коммуналь хезмәтләргә халык өчен тарифлар шушы айда күтәрелә.

Узган җәйдә тарифлар үзгәреше шактый сизелерлек булган иде. Бу юлы алай ук түгел. Россия хөкүмәте быел коммуналь тарифлар үсешенә чикләүләр кертте бит. Шуның нәтиҗәсендә, бу юлы бездә җылылык өчен тарифлар 5,3 процентка (узган җәйдә 15 процентка иде), салкын су һәм канализация өчен - 4,3 (былтыр 7,6 процент иде), электр энергиясенә 3,8 (12,1 процент иде) процентка гына арта. Кыскасы, август аеннан башлап киләчәк счет-фактуралар якынча 4 процентка «кыйммәтләнә». Кайбер төр торак хезмәтләренә бәяләр артуын да исәпкә алганда, үсеш 4,5 процент тирәсе булачак.

Газ өчен бер төрле, ут өчен кем ничек
Узган җәйдә зәңгәр ягулыкның 1 куб метры 60 тиенгә күтәрелгән булса, бу юлы - 19 тиенгә. Хәзер кулланган һәр куб метр безнең кесәне 4 сум 80 тиенгә «бушата» барачак.
Ут өчен уртача 3,8 процентка артыграк түли башлаячакбыз. Газдан аермалы буларак, электр энергиясе өчен тарифлар үсеше төрлебезнең төрлечә булачак. Ул нинди счетчиктан файдалануга, авыл яки шәһәрдә яшәүгә карап аерыла. Мәсәлән, бер тарифлы счетчиклардан файдаланучылар өчен аның кВт/сәгате 11 тиенгә кыйммәтләнә. Ике тарифлы счетчиклардан файдаланучылар көндезге тариф буенча - 12 тиенгә, төнге тариф буенча 9 тиенгә артыграк түли башлаячак. Авыл халкы һәм йортлары электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәрлеләр бу яктан бераз бәхетлерәк. Алар бит кулланган электр өчен түбәнәйтелгән коэффициент белән түли. Шуңа да аларның электр өчен чыгымнары 1 июльдән 6-8 тиенгә генә артачак.

Урыссуда ныграк сизәчәкләр
Җылылык тарифларының уртача үсеше 5,3 проценттан да артмаска тиеш дигән таләп куелган. Уртача күрсәткеч буенча таләпләр саклана, әмма конкрет төбәкләр мисалында аерманың зур булуын күрәбез. Узган елга кадәр Татарстанда эре шәһәрләр һәм торак пунктларда җылылык тарифлары гомуми каралган булса, былтыр арттырганда аларның һәркайсына аерым якын килә башладылар. Сүз электр энергиясе белән комбинацияләнеп җитештерелүче җылылык энергиясе турында. Былтыр Казан халкы өчен мондый җылылык тарифлары үзгәрешсез калган иде. Бу җәйдән «Генерация компаниясе» кулланучылары булган казанлылар 1 гигакалория өчен 109 сумга, «Казэнерго»га караганнары 72 сумга артыграк түләячәк.
Җылылыкны «Генерация компаниясе»ннән алучы Чаллы халкы өчен тарифлар 2,8 процентка арта. Әмма Урыссу бистәсендә яшәүчеләр белән чагыштырганда, болар, кем әйтмешли, пүчтәк кенә. Менә анда җылылык өчен тарифлар 38 процентка күтәрелеп, 1 Гкал җылылык 1800 сум торачак. Чөнки Урыссуның тәэмин итүчесе башка, ул җылылык энергиясен «Урыссу ГРЭС»ыннан ала.

Ишегаллары да кыйммәтләнә
Су куллану һәм канализация чыгымнары да кыйммәтләнә. Су белән тәэмин иткән өчен - 2,1 процентка, юынтык сулар чыгару өчен 3,4 процентка артыграк түли башлыйбыз. Бу, билгеле, республика буенча уртача алганда. Казанда, мәсәлән, «Водоканал»ның салкын су тарифлары үзгәрешсез кала, Чаллыда - 4 процентка, Урыссуда 34 процентка үсә.
Кайбер төр торак хезмәтләре дә күтәрелә. Казан да ишегалларын җыештыру 1 кв метр мәйдан өчен - 50 тиенгә, коллектив хисап приборларына техник хезмәтләр күрсәтү 10 тиенгә арта. Ә капремонт, торак фонды белән идарә, дератизация, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен элеккечә түләвебезне дәвам итәчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading