16+

Кәгазь «больничный»ларны бетерергә җыеналар

Россиядә «больничный»ларны электрон формага күчерергә ниятлиләр. Татарстан Республикасы да, тәҗрибә рәвешендә, «Электрон больничный» пилот проектында катнаша. Мондый төр хезмәткә яраксызлык кәгазьләре киләсе елдан инде кулланыла да башлар, мөгаен.

Кәгазь «больничный»ларны бетерергә җыеналар

Россиядә «больничный»ларны электрон формага күчерергә ниятлиләр. Татарстан Республикасы да, тәҗрибә рәвешендә, «Электрон больничный» пилот проектында катнаша. Мондый төр хезмәткә яраксызлык кәгазьләре киләсе елдан инде кулланыла да башлар, мөгаен.

Россия өчен уникаль булган әлеге проектның төп максаты - пособиеләр түләүдә ведомстволар арасында электрон хезмәттәшлеккә күчү. Әле ике ел элек кенә кулланыла башлаган яңа «больничный» кәгазьләре белән бөтен кешенең очрашканы бардыр. Аны тутыру да шактый мәшәкатьле, ул кәгазь битенең югалуы, ертылуы да мөмкин бит. Ә «больничный»ның электрон варианты гамәлгә керә калса, күп эш җайланачак дигән сүз. Дәвалаучы табибның да кәгазь эше кими. Электрон «больничный»ларны дәвалау учреждениеләрендә тутырачаклар. Соңрак әлеге кәгазьдәге мәгълүмат социаль иминиятләштерү фондының бердәм базасында тупланачак. Ул Социаль иминият фонды белгечләре өчен дә, эш бирүче белән хезмәткәрләрнең үзләре өчен дә ачык була.
Узган атнада әлеге проект турында Казан IT-паркында фикер алыштылар. Семинарда РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка вәкилләр катнашты, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Р.Шәйхетдиновның әйтүе буенча, Татарстанның әлеге проектны гамәлгә ашырырга барлык мөмкинлекләре дә бар. Республикада «Электрон сәламәтлек саклау» проекты старт алды инде. Әлеге электрон система республиканың бөтен халкын берләштерә, ә бу 3,8 млн кулланучы дигән сүз. «Электрон больничный» проекты ким дигәндә 10-12 ай сыналачак. Аннан соң инде беренче нәтиҗәләр дә күренергә тиеш.

Саннар ни сөйли
РФнең социаль иминиятләштерү фонды ел саен 48-50 млн «больничный» бланкы чыгара. Аны эшләп чыгару өчен генә дә 128-130 млн сум тотыла. Мәсәлән, 2012 елда Татарстанда 1,2 млн «больничный» кәгазе бирелгән. 2012 елда Россиядә 2592 ялган «больничный» кәгазе ачыкланган, 133 мең бланк төрле хаталар белән бирелгән. Аның электрон вариантын гамәлгә кертү кәгазь эшен дә, аңа тотылган чыгымнарны да киметәчәк, ә иң мөһиме - әйләнештә йөргән ялган хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бетәчәк, ди белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading