16+

Кәгазь тутырып проблема хәл ителәме?

Шушы көннәрдә генә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, илнең 13,4 процент халкының кереме яшәү минимумыннан түбән, бу соңгы тугыз елда иң начар статистика, дип белдерде.

Кәгазь тутырып проблема хәл ителәме?

Шушы көннәрдә генә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, илнең 13,4 процент халкының кереме яшәү минимумыннан түбән, бу соңгы тугыз елда иң начар статистика, дип белдерде.

Димәк, авыр тормыш шартларына эләккән балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле мәсьәләләргә, балигъ булмаганнар арасындагы караучысызлык һәм хокук тәртибе бозуга профилактика ясауга тагын да игътибарлырак булырга кирәк. Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" дип аталган депутат-хатын-кызлар берләшмәсенең Балык Бистәсендә узган күчмә утырышында катнашучылар имин булмаган гаиләдә яшәүче балаларны социаль тернәкләндерүне камилләштерү, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге проблемалар, яшүсмерләрнең буш вакытын файдалы уздыру һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Тәрбиягә алган гаиләләр клубын оештырырга
Бүгенге көндә Татарстанда тәрбиягә бала алган 1490 гаилә бар, аларда 2867 бала тәрбияләнә. Хөкүмәт тарафыннан мондый гаиләләргә ярдәм күрсәтелеп торса да, чишәсе проблемалар да юк түгел. Аларның барысы да матди якка бәйле. Әйтик, ел башында эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләмәделәр. Федераль закон буенча, бала алып үстерүче ата-ана эшли торган пенсионер санала, чөнки алар хезмәт хакы ала - аена өч мең сум түләнә. Инвалид бала тәрбияләүчеләргә субсидияне дә арттырырга кирәк дигән фикер җиткерде "Тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм опекуннарның проблемалары" дигән түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Соңгы вакытта республика районнарында Әтиләр союзы эшли башлады. Алга таба аның эшчәнлеген җәелдерергә, шул ук вакытта тәрбиягә бала алган гаиләләр клубын да оештырырга иде дигән теләктә тора алар.

Алкоголизмнан мәҗбүри дәваларга кирәк
"Авыр тормыш шартларына эләккән яшүсмерләрне тернәкләндерү эшендә ведомствоара бәйләнеш" дигән мәйданчык Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылында урнашкан "Акчарлак" социаль приютында узды. Приютларга эләккән балаларның ата-аналары эчкече һәм беркая да эшләмиләр. Түгәрәк өстәлгә җыелучылар фикеренчә, советлар вакытындагы кебек, эчкече ата-аналарны алкоголизмнан мәҗбүри дәваларга кирәк. Бала хокукын яклыйсы урынга, алкоголикларның хокукларын өстен куябыз, ди алар.
Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина республикада, пилот проект буларак, ана булу хокукыннан мәхрүм ителү алдында торган 45 әни кешене бушка алкоголизмнан дәвалау эше баруын хәбәр итте.

- Программа ярты елга исәпләнгән, нәтиҗәләрен тиздән чыгарырбыз дип торабыз. Алар уңай булса, проектны дәвам итәчәкбез. Социаль яктан куркыныч астында булган эчкече гаиләләрдә 3600 бала тәрбияләнә. Исерткеч эчемлекләр кулланучы 2 000нән артык ана учетта тора. Без алар арасыннан балалары күп булганнарын сайлап алып дәвалый башладык, - ди ул.

Без кемне алдыйбыз?
Гүзәл Удачина кайбер социаль хезмәткәрләрнең, опека һәм попечительлек органнары вәкилләренең намуссыз эше турында сөйләп үтте.
- Бер районда тикшерү барышында бер имин булмаган гаиләне патронажлык итүче комиссиянең язулары белән таныштык. Анда, сөйләшүләр алып барылды, гаиләне "Моя семья" газетасына яздырдык, диелгән. Ата-аналарның эчкече һәм эшсез булуы, шулар өстендә нәрсә эшләүләре турында искә дә алынмаган, - ди ул.

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева да, имин булмаган гаиләләр белән тиешенчә эшләп бетерә алмыйбыз, ди. Прокуратура вәкилләреннән алынган мәгълүмат турында да әйтеп үтте.

- Бер гаилә учетка алынган булган, күпмедер вакыттан, уңай тернәкләндерү нәтиҗәсендә, учеттан төшерелгән. Яшүсмерләр эшләре буенча инспекторлар үз кәгазьләренә, гаилә башлыгы "Сак булыгыз: спайслар" дигән темага лекция тыңлады, дип язган. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әти кеше урын өстендә ята торган беренче төркем инвалид булып чыккан. Ул бернинди дә утырышта катнаша алмаган. Нәрсәгә бу язулар, без кемне алдыйбыз? - ди ул.

Авыл җирлекләре башлыклары да әлеге эшкә битараф икән. 2014 елда сигез, узган елны нибары ике генә имин булмаган гаилә барлыгы ачыкланган. Бу бөтен республика буенча. Җитәкчеләр үз авыллары территорияләрендә нинди гаиләләр яшәве белән даими кызыксынып торырга тиеш, югыйсә бөтен проблемалар әлеге гаиләләрне вакытында учетка алмаудан башлана, ди Татьяна Воропаева. Түгәрәк өстәл барышында балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче һәр тармак, ведомство, оешма вәкилләренең үзара бәйләнештә булуы мөһимлеге турында әйтеп үтелде.

Калган ике түгәрәк өстәлдә катнашучылар балалар өчен махсус тернәкләндерү үзәген булдырырга, яшүсмерләрнең буш вакытын файдалы итеп уздырырга, алар өчен түгәрәкләрне түләүсез ясарга кирәклеге турында сөйләделәр. Күчмә утырыш нәтиҗәләре буенча кабул ителгән тәкъдимнәр профильле министрлыклар һәм ведомстволарга җибәреләчәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading