Шәһри Казан

Ни өчен хатын-кызлар – ирдәүкәгә, ирләр хатыншага әйләнә?

Соңгы елларда «хатын-кызлар бик үзгәрде, бозылды, нәфис зат сыйфатларын җуя бара» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кемдер монда «дөрес тәрбия бирә алмаган» ата-ананы гаепли, кемдер җәмгыятьне, күпчелек бар бәлане ирләрдән күрә.

Имештер, ирләр көчсез булганлыктан, хатыннар – ирдәүкәгә, ирләр хатыншага әйләнеп бара...

«Миңа ир хатын-кыз булыр өчен кирәк!»

Хәзер күпчелек кызлар да, аерылышкан хатын-кызлар да кияүгә чыкмауны хуп күрә. Ни өчен дисезме? Моның сәбәпләре төрле. 38 яшен тутырган көннәрдә ире башкага чыгып киткән Галия ханым аерылышуны бик авыр кичерде. Моңа кадәр ире гаиләне тулысынча тәэмин итеп, ир акчасына гомер иткән, юньләп беркайда да эшләмәгән, мул тормышта яшәргә күнеккән ханымга шок була язды. «Алимент акчасын ничек җиткерер­гә?», «8 һәм 10нчы сыйныфта укучы ике кызны ничек аяк­ка бастырырга?» дигән сораулар бимазалады аны. Эш тәҗрибәсе әллә ни булмаса да, эшен дә тапты, авырлык алдында үзе дә, кызлары да югалып калмады – кызлар мәктәп укучылары гына булса да, эш табып, әниләренә ярдәм итә башладылар. Тормышта иргә түгел, үзеңә таянырга кирәк икәнлеген аңларга өлгергән кызлары, инде буй җиткерсәләр дә, кияүгә чыгарга ашыкмыйлар. Әниләре һәм дус кызлары тәҗрибәсеннән җыелган гыйбрәт алыр­лык мисаллар аларга комачаулый, ди Галия ханым. Тормышы шактый гына җайлана төшеп, ире гаиләсеннән киткәнгә биш еллап вакыт үткәч күрешкәндә: «Әгәр берәр юньлерәк кеше очратсам, никах укытып, икенче хатын булырга ризалашыр идем. Хәзер минем элеккеге кебек, ир оекбашы белән күлмәк якасын ышкып юып, каршында биеп торып, үземне корбан итеп яшисем килми. Юсын, карасын хатыны, миңа ир хатын-кыз булыр өчен генә кирәк!» – дигән иде.

«Башта – ирсез, аннан – пенсиясез»

Бик матур гына башланып киткән гаилә тарихлары да кайчак бер мизгелдә юк өчен дә чәлпәрәмә килә. Айнур белән Гөлназ да яратышып кавыштылар, уллары туды. Тик хатын декретта утыр­ган вакытта ирнең кыс­картылуга эләгеп, эшсез калуы дөньяларының астын-өскә китерде. Депрессиягә бирелгән ир күңеленә хуш килердәй эш таба алмады. Берничә җирдә эшләп, тиешенчә хезмәт хакы ала алмаган һәм эшем күп дип кунарга гына кайта башлаган гаилә башлыгы белән балага яшь ярым тулганда беткән пособие хисабына яшәп, аннан да мәхрүм калган хатын арасында җитмәүчелек аркасында туган мөнәсәбәтләр хакында аңлатып тору кирәк түгелдер. Мәхәббәт сүнде, көнкүреш мәшәкатьләре һәм җитмәүчелек гаиләне таркатты. Мондый очракта, гадәттә, бала әни белән кала, димәк, проблемаларның күпчелеге дә хатын-кыз җилкәсенә төшә. Әти-­әниләре дә, туганнары да уртача хәлле булган Гөлназ­ның ярдәм көтәр җире юк иде. Үзе эшләп киткән балалар бакчасына улын урнаш­тырып булмасмы икән дип сорашып караса да, уңай җавап булмады. Бөтенләй чарасыз калган ана интернеттан өйрәнеп, җиләк-җимеш букетлары ясап сата башлады. Башта заказлары бик аз булып, әллә ни файда күрә алмаса да, бераздан шактый гына керем китерә башлады бу шөгыле. Хәзер үзе букет ясарга өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрә, параллель рәвештә маникюр ясарга өйрәнеп, клиентларын өендә кабул итә. Букет һәм маникюр ясау белән мәш килгән Гөлназ улына тиешенчә тәрбия бирә алмавына борчыла, өч яше тулмаганлыктан, әлегә улын балалар бакчасына урнаштыра алмый. «Мин баланы читтән генә үстерәм, мин эшләгәндә, телефон яки телевизор белән утыра инде, мескенем», – ди.
Быел Казанда ике айдан алып өч яшькәчә балалар өчен ясле-бакча сала башлаганнар анысы, тик моңа ­куанырга иртәрәктер, чөнки нинди зур Казанга йөздән артык урын әллә ни күп түгел. «Әле яшьлек белән уйланып утырырга вакыт юк, теркәлеп эшләгән эш урының булмаганда, киләчәктә пенсиягә дә өметләнәсе юк бит. Башта – ирсез, аннан – пенсиясез», – дип уфтана яшь әни.

«Кияүгә чыгудан ни файда?»

Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе яучы Наилә Җиһаншина хатын-кызлар хәзер нык үзгәрде дип саный. Кулланучы мөнәсәбәтендәге хатын-кызлар кияүгә чыгудан ниндидер файда, табыш алуны күздә тота, ди. Әлбәттә, дипломы, ирешкән уңышлары, фатиры, машинасы булган хатын-кызга ирле булу өчен генә кияүгә чыгудан ни файда? Үзеннән түбәнрәк иргә чыгып, икеңне дә бәхетсез иткәнче, бәлки чыкмавың хәерледер. Татар гаиләләре санын арттыру һәм саклау максатыннан, яучы ханым кулланучы мөнәсәбәтендәге кызларның иргә ни өчен кирәк булуларын аңларга ярдәм итү, бәхетле булу серләрен өйрәтү бурычын куйган һәм бу эшенең уңыш­ларын да күрергә өлгергән.

Инстаграм һәм психологлар хатын-кызны боза?!

Инстаграм дигәннән, хатын-кызларга бизнес мәйданчыгы буларак яхшы булса да, бары тик башкалар тормышын күзәтеп баручы нәфис затларга зыяны да юк түгелдер. «Фәләннең ире нинди букет биреп, нинди машинада йөрүен, гаиләләре белән кайда ял итүен күргәннән соң, төне буе йоклый алмый яттым, иремә ачуым чыкты әле, бигрәк булмаган инде безнеке!» – дигән иде бер ханым. Хатын-кыз кызса, низагсыз гына тынычлана алмый. Әлбәттә, икенче көнне иргә дә, тыңлаусыз, көчкә «өчле»гә укучы балаларга да эләгәсе эләккән. Менә сиңа инстаграм «боза» дигәннән гап-гади бер мисал! Ә ул чәчәкле-чуклы шәп тормыш фотосы артында нәрсә барлыгы безне кызыксындырмый!

Реклама

Психолог мәсьәләсендәге бер кызык хәл шулай ук бик шаккатырган иде. Гаилә корыр алдыннан Кукмараның бер авылында туып-үскән кыз психологка йөреп алган иде. Психолог белән психологның да аермасы була бит. Моңа исә шундый «шәбе» эләккәнме, әллә дөрес аңлап кабул итмәгәнме, кияүгә чыгып атна узгач, ире әти-әнисенә шалтыратып: «Кызыгызны психологка алып барып төзәтеп карагыз, мин аның белән тора алмыйм!» – дигән. Үзен патшабикәдәй хис итеп, ир бар нәрсәне дә тиеш, дип программаланган яшь ханым кире үз халәтенә кайт­каннан соң гына тормыш­лары җайланып китте.

Аңлашып, санлашып яшик!

Матур гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләшкәндә, миңа гел әбиемнең сүзләре искә төшә. «Бик санлашып, аңлашып яшәдек, балам. Үз гомерендә өч өй салган ирләр бик сирәк була. Бабаң шундыйлардан иде. Үзем дә яшь чакта бик уңган булдым, бабаңның машинасына көн саен, тирләсә алыштырырга дип, үтүкләнгән запас күлмәк куя идем. Без гап-гади кешеләр булдык, аңлашып-санлашып яшәдек, хатын-кыз үз урынында булганда, ирләр таулар күчерер­гә сәләтле», – ди ул.


Нәфис зат нинди булырга тиеш?

Психолог Тимур Гыйльманов чын хатын-кыз булу өчен нәфис зат үз асылына кайтырга тиеш дип саный. Аның өчен үзеңдә кайбер сыйфатларныны булдыру кирәк, ди ул.

1. Хатын-кыз гаиләне мәхәббәт, назлылык һәм яхшылык белән тутырырга тиеш. Чын ир кешегә нәкъ менә хатын-кызда булган әлеге сыйфатлар бик кирәк. Әлбәттә, ирдәүкә хатын белән хатынша ир яшәгән гаиләдә коточкыч дисбаланс, монда бәхетле гаилә мөнәсәбәтләре турында сүз дә була алмый!

2. Хатын-кыз ДНК дәрә­җәсендә үзенең кем булуын, үз бәясен, бала, ир һәм гаиләгә карата үз вазифасын белергә, аңларга, яратырга тиеш. Аның бурычы – тормышны үз җилкәсендә тарту түгел.
 
3. Теләсә кайсы ир гаиләдә авторитет булырга тели. Ирне ир итүче, әлбәттә, хатын-кыз. Ә теләсә кайсы хатын-кыз гаиләсе өчен изге, гел яхшылык кылучы булырга дип туган. Шулай булганда, балалар һәм ир аңа сокланып һәм бар нәрсәне гафу итә белүче изге күңелле кеше итеп караячак.

4. Хатын-кыз үзе турында кайгыртырга, күңелен бәхет белән тутыра белергә тиеш. Үзеңдә булган белән генә бүлешеп була. Шунлыктан хатын-кыз рухи һәм тышкы яктан да үсештә булганда, аның эчке дөньясы да матур, гаиләсе дә, бәхете дә түгәрәк була.
 
5. Хатын-кыз йомшак була белергә тиеш. Җебегән мәгънәсендә түгел бу. Ул үзенә, иренә һәм балаларына ышана, гаиләсенә карата миһербанлы булганда, гаиләдә тынычлык һәм гармония хакимлек итә. Үзе дә гаиләсе өчен ышанычлы булганлыктан, аның турында кайгыртачаклар да. Хатын-кызда гаиләдәгеләргә карата «миңа хыянәт итәрләр, миңа ниндидер начарлык эшләрләр» дигән курку булмау зарур, курку һәм икеләнүләр үзеңә ышанмаудан туа.

Фото: pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: