16+

Хуш, 2019: үтеп баручы ел нәрсәләр белән истә калды?

Елның соңгы көннәрендә без үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз. Һәр кеше дә узганын барлап, уңышларын һәм уңышсызлыкларына анализ ясый. 2019 ел Россия халкы һәм татарстанлылар өчен нәрсәсе белән истә калачак соң?

Хуш, 2019: үтеп баручы ел нәрсәләр белән истә калды?

Елның соңгы көннәрендә без үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз. Һәр кеше дә узганын барлап, уңышларын һәм уңышсызлыкларына анализ ясый. 2019 ел Россия халкы һәм татарстанлылар өчен нәрсәсе белән истә калачак соң?

Реформалар һәм дөньякүләм вакыйгалар

2019 елда барыбызга да кагылган реформаларның берсе –  пенсия яшен арттыру булгандыр. Күпчелек сораштыруларда катнашучылар да истә калган иң зур вакыйгаларның берсе дип шунысын атаган.
Шулай ук быел Красноярск шәһәрендә Универсиада узды. Ә Казанда исә 45нче тапкыр WorldSkills (Ворлдскиллс) һөнәри осталык чемпионаты үткәрелде. Анда дөньяның 63 иленнән 1600дан артык кеше үзен сынарга килде.

Спорт

Бөтендөнья допингка каршы агентлык (ВАДА) Россияне халыкара ярышлардан дүрт елга читләштерде. Шул сәбәпле, Россия спортчылары 2020 елда Токиода узачак Олимпиадада нейтраль әләм астында һәм гимн кулланмыйча гына чыгыш ясый алачак.

Италиянең Турин шәһәрендә фигуралы шуу буенча уза торган Гран-при финалында милләттәшебез һәм якташыбыз Камилә Вәлиева үсмерләр арасында җиңү яулады. Гран-приның ике этабында җиңгән Камиләгә төп көндәше – Америка спортчысы Алиса Лью булды. Әмма милләттәшебез аңардан өстен чыкты.

«Ак Барс» хоккей командасында баш тренер вазифасында Зиннәтулла Билалетдиновны Дмитрий Квартальнов алмаштырды. Квартальнов бер сезонга килешү төзеде, аны тагын бер сезонга озынайту мөмкинлеге дә каралган.

Шулай ук «Рубин» футбол командасында да үзгәрешләр булды. Россия җыелмасы һәм ЦСКАның элеккеге тренеры, соңгы вакытта Голландиядә «Витесс» командасын җитәкләгән Леонид Слуцкий «Рубин»да Роман Шароновны алмаштырды. Анысы быелның җәендә Корбан Бердыевка алмашка килгән иде.

Югалтулар

Үлем-китемнәргә килгәндә, сәясәтчеләрдән Юрий Лужков быел бакыйлыкка күчте. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе, рес­публиканың элеккеге вице-президенты Василий Лихачев 68нче яшендә  арабыздан китте.

Татар җәмәгатьчелеге арасында да югалтулар булмады түгел. Ел башыннан ук без язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинны җирләдек. Аның артыннан шагыйрь Басыйр Рәфыйков, җырчы Илһам Шакировлар китеп барды. Озак еллар дәвамында элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының һәм «Азат хатын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Венера Ихсанованы, фотограф Шамил Абдюшевны, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Һаҗәр Шәкүрова, драматург Әмир Камалиевны, тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озаттык.

Сынчы Рада Нигъмәтуллина, ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог Рафаэль Сәхәбиев, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, «Агыйдел» Татарстан – Башкортстан дуслык, хезмәттәшлек оешмасы рәисе Маузир Гыйниатуллин да безнең арада юк инде.

26 декабрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы профессор Мәхмүт Гәрәев тә 96 яшендә вафат булды.

Лилия Ломанова әзерләде

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading