16+

Кибетсез, мәктәпсез, юлсыз 10 хуҗалыклы Матмырда тормыш матурмы?

Матмыр авылы Биектау районының чигендә үк диярлек урнашкан. Үзебез генә бу авылны эзләп таба алган булыр идекме икән – белмим, урман эченнән, бормалы-бормалы юллар урап кергәндә дә, адашмабызмы, дип куркып бардым.

Кибетсез, мәктәпсез, юлсыз 10 хуҗалыклы Матмырда тормыш матурмы?

Матмыр авылы Биектау районының чигендә үк диярлек урнашкан. Үзебез генә бу авылны эзләп таба алган булыр идекме икән – белмим, урман эченнән, бормалы-бормалы юллар урап кергәндә дә, адашмабызмы, дип куркып бардым.

Ярый Биектау районының «Прометей» җәмгыяте директоры Фоат Хәлиуллин озата барды. Ә ул бу юллардан күз йомып та бара ала. Матмыр аның туган ягы, бу урманнарда балачак эзләре калган.

«Ипине җылытып ашыйбыз»

Кызганыч, авылдагы төп нигезләрендә инде берәү дә юк. Авылда кеше кимеп бара, 40ка якын йорттан кышларга 10 хуҗалык кына кала. Шуңа да карамастан, Фоат ага туган ягын онытып бетерми, юлларын да карап тора, авылдашларының хәлен белергә еш кайтып йөри.

Матмырның русча атамасы – Махмыр. Авыл исеменең нәрсә аңлатканын төгәл генә әйтеп бирүче булмады. Ике генә урам: Залесный һәм Пушкин урамнары. Татар авылында урамнарның шулай аталуы – үзе бер гаҗәп. Без Пушкин урамында яшәүче Җәләлиевләр гаиләсендә тукталдык. Сания апага – 72 яшь, Рашат абыйга – 78, иңне-иңгә куеп яши башлауларына инде 52 ел булган. Сания апа 18 яшендә күрше Өлә авылыннан мәктәпкә укытырга килгән җиреннән кияүгә чыгып, биредә төпләнеп калган.

– Ун ел элек авыл гөрләп тора иде әле. Яшьләр юк. Җәйгә кайталар анысы, авыл җанлана, оныклар белән урам тула. Безнең 15 яшьлек оныгыбыз Нәргизә, бөтенләй китмәс идем, ди. Кышын күңелсез. Шулай да туган йортны ташлап китеп булмый инде. Кайчак Казанга балалар янына кунакка барып кайтабыз, – ди.

Рашат абый авылда халык санының кимүен 1953 елгы янгын белән бәйли. Ул чакта бала гына булса да, хәтеренә яхшы кереп калган. «Берьюлы 45кә якын йорт янып бетте», – ди. Клублары да сигез ел элек көлгә әйләнгән. Авылда мәктәп юк, фельдшер-акушерлык пункты 1988 елда ук ябылган.
– Даруларны капчыгы белән алып куябыз. Кан басымын да үлчәргә өйрәндек, авырып китсәң, куркыныч. Шәфкать туташы юк бездә. «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртсаң, Биектаудан бер сәгать дигәндә килеп җитәләр анысы, – ди Сания апа.

Матмырда кибет тә юк. Сания апа мәктәп ябылганнан соң, 30 ел кибетче булып эшләгән.

– Күрше авыллардан машиналар килеп сата башлагач, авыл халкы кибеткә сирәгрәк керә башлады. Аннары мин пенсиягә чыктым, кибет ябылды. Хәзер менә читтән дә килеп сатмыйлар, ипи дә ала алмыйбыз. Азык-төлекне йә балалар алып кайтып бирә, йә кеше аша күрше авыл кибетеннән китертәбез. Ипине дә берьюлы күпләп алып куярга туры килә. Аннары аны җылытып ашыйбыз, кайчак мичкә үзебез икмәк салабыз, – ди ул.

Өй мичен сүтмәгәннәр. Дөнья хәлен белеп булмый, күп еллар сыналган мич ышанычлырак, диләр.

Авылда сыерны соңгылары булып Җәләлиевләр асраган.
– Хәзер сыер турында ишетәсебез дә килми инде. Печәне дә бакча тулы, чабучысы юк. Сөтен дә авылдашларга сата идек, әмма 70 яшьтә мал асрау җиңел түгел. Болай да гомер буе тир түгеп яшәдек. Кул пычкысы белән утын кистек. Чалгы белән печән чабып, аны арба белән ташый идек. Шөкер, йортыбызга газ кергән, суыбыз бар, телевизор күрсәтә, – диләр үзләре.


Элек кышын юллардан атлы чана белән генә йөри алганнар, үлем-китем була калса, зиратка мәетне чана белән илткән чаклары да булган. Быел карны гел эттереп торалар, дип сөенәләр.

Авылның үз паркы бар

Авыл уртасында мәчет балкып утыра, анда йөрүче генә юк. Ярый әле авылдашлары Марат шәһәрдән кайтып мәчетне гел карап тора икән. Быел сәдака акчаларына мәчет тирәсен рәшәткә белән әйләндереп алырга җыеналар.

Авыл урманга якын урнашкан. Шуңа да монда аю, бүре еш очрый. Сания апа берсендә аттан калмый тагылып барган бүредән курыкканнарын сөйләсә, урманчы Рашат абыйның берничә тапкыр аю белән дә очрашканы булган.
Авылда бер бик матур урын бар. Элек монда булган чүплек оясы Фоат абый Хәлиуллин тырышлыгы белән ял итү паркына әйләнгән. Ул анда 100дән артык нарат утырткан, ут баганалары сузган. Күлгә балыклар җибәргән. Мәрхүмә әнисе исән чагында гел шул балыкларны ашатып, карап торган. Фоат абый ике ел бу урында Сабан туе уздырган. Бөтен авылдашлары бәйрәмгә җыелып кайта торган булганнар. Соңгы елларда очрашулар сирәгәйгән. Оештыручы юк, диләр.

Һәркем өчен иң матуры – туып-үскән җире, диләрме әле? Яшәр өчен уңайлы шартлар җитәрлек булмаса да, авыл халкы Матмырын үз итә.
– Безнең кебек рәхәт авыл беркайда да юк. Җил дә керми безгә, урман саклый. Җәен җир җиләге, кара җиләк күп. Гөмбәгә кайлардан гына килмиләр. Агач төбе саен машина була. Күлләре тагын. Берәү бизнес ачып җибәрсә, юлы да булыр иде, авыл да гөрләп яшәр иде, – ди Җәләлиевләр.

Казаклар авыл җирлеге башлыгы Радик Идрисов:
– Матмыр Казаклар авыл җирлегенә керә. Без ул авыл белән бәйле проблемалар турында гел уйланабыз инде, мәсьәләләрне чишү юлларын да эзлибез. Хәзер авылларга шәхси кибетләр килә, алар теләгән җиргә барып сата. Матмырга да кайчак керәләр. Без исә шәхси кибетчеләргә күрсәтмә бирә алмыйбыз. Юлларга килгәндә, мөмкинлегемнән чыгып, карларны эттереп торам. Менә вак таш җәйдереп булмасмы дип ниятлибез әле. Гадәттә, авылларда юлларны үзара салым акчасына төзекләндерәләр. Бездә анысы да бик аз җыела бит. Сайлау алдыннан авылда теркәлгән 16 кеше барлыгы ачыкланды. 16 кешедән меңәр сум салым җыйсаң да, дәүләт ярдәме белән ул 80 мең сум тирәсе генә кайта. Ул акчага авылга бер КАМАЗ таш та китертә алмыйм бит мин. Фельдшер-акушерлык пунктына килгәндә, бу – күпләрне борчыган проблема. Безнең Казаклар авылында да шәфкать туташы юк. Дөбьяз авылыннан кадәр килеп медицина ярдәме күрсәтәләр, чөнки авылга эшкә килергә теләүче юк. Авылдашыбыз эшмәкәр Мөдәррис Хафизович хәтта: «шәфкать туташына өстәмә акча да түләргә ризамын», – дигән иде дә, барыбер килмәделәр. Югыйсә торагы да бар. Аларны да аңларга була инде. Авыл район чигендә үк урнашкан, яшьләр юк диярлек. Шәфкать туташына гаилә корырга, камилләшергә кирәк бит. Фельдшер-акушерлык пункты төзи башладык. Шул рәвешле яшь белгечләрне авылга җәлеп итеп булмасмы дип уйлыйм. Мин әле бу вазифада бер генә ел эшлим. Барысын да җайларга тырышырбыз, берәр җаен

табарбыз.

Биектау, Матмыр

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading