16+

Киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләнелмәгән бурычларга пени 17 процентка кадәр арта

Россия Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләнелмәгән бурычларга пени 17 процентка кадәр арта

Россия Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурычларга пени хәзерге 8 проценттан 17 процентка кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте. Беренче айда пени билгеләнми. Икенче айдан өченче айга көн саен штраф бурыч күләменең Россия Банкы бил­геләгән 300/1 өлеше кадәр арта барачак. Туксан көн узгач, штраф (пени) инде 130/1 өлешендә үрчи башлаячак.

Депутат Сидякин бөтен чыгышы дәвамында гел «куркытып» кына утыр­мады.
- Инвалидларга адреслы социаль ярдәм сакланачак. Йорт советларында эшләүче кешеләргә хезмәт хаклары билгеләнәчәк, - дип тә өметләндерде ул.

Казанда әле күпфатирлы бер меңнән артык йортта йорт советы оештырылмаган. Хезмәт хакына активистлар бу җәмәгать эшләренә инде шактый теләп кушылып китәргә мөмкиннәр.
Төзелеш, архи­тектура һәм торак-коммуналь ху­җалык министры урынбасары Алексей Фролов сөйләгәнчә, республикада быел 1029 торак йортка капиталь төзекләндерү үткәрелгән (Казанда - 280).
Татарстанда торак-коммуналь хез­мәтләр өчен түләнелмәгән дүрт миллиард 700 мең сум бурыч туп­ланган.

- Бурычлылар арасында мөмкинлекләре булучылар да күп, - дип дәвам итте сүзен Алексей Фролов, - мәсәлән, кайберәүләрнең икешәр-өчәр фатиры бар, ә түләргә - «оныта». Яхшы машиналарда йөриләр, ә хәтерләре шулай ук «начар». Казанда Совет районында бурычлы гаиләнең фатиры кыйммәтле җиһаз белән тулган. Җиһазларыгызга арест салабыз, дигәч, фатир хуҗасы чүкеч белән үзләренең плазма телевизорларын ватты. «Миңа түгел икән, сезгә дә булмасын», - ди. Суд приставларына балта яки пычак белән ташланган бурычлылар да бар.
Торак-коммуналь хез­мәтләр өчен меңнәрчә сум бурычлары җыелган кешеләргә торакларыннан кечерәк мәйданлы фатирларга мәҗбүри рәвештә чыгару чарасы да кулланылачак. Мондый күңелсезлекләргә калганчы, тү­ләүләрне түләп бару хәерлерәк ләбаса.

Фото: vsluh.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading