"Шәһәрдә әкиятләр" программасына Мәскәү һәм Казан режиссерлары бергә иҗат иткән әсәрләр кергән. Алар моны бу проект өчен махсус эшләгән. Әйтик, яңача куелган "Шүрәле" әкиятендә Константин Хабенскийның Казандагы студиясе һәм Мәскәү режиссеры Алексей Шувалов кул астында эшләүче актерлар уйный. "Ә син Яңа елны каршы алырга әзерме?" дигән спектакльдә Александр Фельдман җитәкчелегендә "Сдвиг" Казан камера театрын күрә алабыз.
Салкыннан куркып тормагыз, әлеге матур тамашаны күреп калырга ашыгыгыз. Алар нибары 20-30 минут кына бара. Ә әкият тәмамлангач артистлар тамашачыларга мандарин тараталар. Моның өчен барлыгы бер тонна мандарин әзерләнгән. Һәм барысы да бушка.
Комментарийлар