16+

Көн дә бәйрәм булсачы...

Кичә Халыкара өлкәннәр көне иде. Әлеге көн уңаеннан республикада өлкәннәр декадасы уза. Аның кысаларында картлар мунчаларга, музейларга түләүсез йөри ала. Бушка медицина каравы уза. Алар өчен махсус концертлар куела. Декада узганнан соң, өлкәннәр тагын онытылып тора кебек. Сез ничек уйлыйсыз, өлкәннәргә игътибарыбыз җитеп бетәме икән?

Мөслимә ШӘФЫЙК, журналист:
- Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган чараларга сүзем юк анысы. Әмма олылар турында даими кайгыртсыннар иде. Хәзер фатирга түләүләр бигрәк кыйммәт. Субсидия артыннан йөри башладылар. Андагы галәмәтне күрсәң. Барысы да олы кешеләр, чиратта торалар. Хастаханәләргә барсаң да шул ук чират. Табибны өеңә чакыртсаң, ул көннең икенче яртысында гына килеп җитә. Ә аңа кадәр егыл да үл. Пенсия җитәрлек түгел. Кимендә 15 мең сум түләр идем мин аларга.
Заһид МӘХМҮДИ, язучы:
- Бездә картларга карата игътибар гомумән юк. Өлкәннәр көне елга бер генә түгел, һәркөн булырга тиеш. Бушка мунчага бару, күчтәнәч тарату ул безнең мескенлекне күрсәтә. Миңа күчтәнәч алып килсәләр, бүген генә исегезгә төштемени, дип, аны кире үзләренә биреп җибәрер идем. Безнең пенсионерлар белән чит илдә яшәүче өлкәннәр арасы җир белән күк аермасы кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading