16+

«Кол Шәриф» – бишенче урында

«Россия 10» проекты буенча «Кол Шәриф» Идел буе федераль округының истәлекле урыннары рейтингында бишенче урынга күтәрелде.

«Кол Шәриф» – бишенче урында

«Россия 10» проекты буенча «Кол Шәриф» Идел буе федераль округының истәлекле урыннары рейтингында бишенче урынга күтәрелде.

«Кол Шәриф» мәчетенең Идел буе федераль округының истәлекле урыннары рейтингының югары урынына күтәрелүе унынчы баскычтан башланды. Бүген ул бишенче урынны били. Көндәшлек тә көчле: әлеге проектта Идел буеның 14 субъекты көч сынаша. Аларның һәрберсе үз җирлегендәге иң яхшы, иң матур һәм иң кызыклы тарихи урыннарны, археологик һәйкәлләрне, мәдәни объектларны тәкъдим итә. Һәм аларның барысы да игътибарга лаек. Тик ни генә булса да, аларның язмышын тамашачылар гына хәл итә. Шуңа да алдан ук тавыш бирүнең нәтиҗәләрен күз алдына китереп тә булмый. Соңыннан исә иң күп тавыш җыйган Россиянең ун истәлекле урынының кечкенә генә күчермәләрен ясап, аларны Мәскәү өлкәсендәге «Россия» ландшафт паркында урнаштырачаклар.
Исегезгә төшерәбез: 25 марттан 29 сентябрьгә кадәр «Россия 1» телеканалы белән Рус география җәмгыяте, илнең иң төп истәлекле урыннарын билгеләү буенча, «Россия 10» конкурсын үткәрә. Интернет кулланучы һәркем, теркәлмичә генә дә, www.10russia.ru проект сайтына керә һәм һәр 24 сәгать дәвамында бер IP-адрестан 3 тапкыр тавыш бирә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading