16+

«Кол Шәриф» икенче этапка чыкты

«Россия 10» проектында тавыш бирүнең беренче этабы тәмамланды. Һәр федераль округта ун иң яхшы истәлекле урын сайланды.

«Кол Шәриф» икенче этапка чыкты

«Россия 10» проектында тавыш бирүнең беренче этабы тәмамланды. Һәр федераль округта ун иң яхшы истәлекле урын сайланды.

1 нче этап нәтиҗәләре буенча, Идел буе федераль округының ун иң яхшы истәлекле урыны исемлегенә Бузулук наратлыгы (Самара һәм Оренбург өлкәләре чиге), Изге Троица монастыреның чиркәү манарасы (Алатырь, Чувашия), Кунгур тау куышлыгы (Пермь крае), «Кол Шәриф» мәчете (Татарстан), «Иднакар» музей-тыюлыгы (Глазов, Удмуртия), Түбән Новгород Кремле, Салават Юлаевка һәйкәл (Уфа, Башкортстан), «Легенда» сыннар паркы (Пенза, Пенза өлкәсе), Степан Разин кыясы (Саратов һәм Волгоград өлкәләре чиге), Шихан калкулыклары (Башкортстан) кергән.
Конкурсның икенче этабы кичә сәгать 12.00дә башланды. Ошаган объект өчен проект сайтында (10russia.ru) гына түгел, ә SMS ярдәмендә дә тавыш биреп була. Тавыш бирүдә Россиянең һәр федераль округыннан ун истәлекле урын катнаша. Икенче турның максаты - финалда катнашачак 30 объектны сайлау. Тавыш бирү 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading