16+

Компьютерны әби-бабайлар да үз итә

Яңа Савин районының «Казан исәпләү техникасы һәм информатика фәнни-сәнәгать җитештерү берләшмәсе»ндә өлкәннәр компьютер серләренә төшенә башлады. Районның мәшгульлек үзәге директоры Фәрит Фәизов җиткерүенчә, хәзергә өйрәнергә теләк белдерүчеләрдән 90 кеше дәрескә керешкән, ә барлыгы исә 500дән артык пенсионер белем алырга теләк белдергән. «Беренче төркемдәгеләр атнага 4 тапкыр көнгә 4 сәгать буе...

Яңа Савин районының «Казан исәпләү техникасы һәм информатика фәнни-сәнәгать җитештерү берләшмәсе»ндә өлкәннәр компьютер серләренә төшенә башлады. Районның мәшгульлек үзәге директоры Фәрит Фәизов җиткерүенчә, хәзергә өйрәнергә теләк белдерүчеләрдән 90 кеше дәрескә керешкән, ә барлыгы исә 500дән артык пенсионер белем алырга теләк белдергән. «Беренче төркемдәгеләр атнага 4 тапкыр көнгә 4 сәгать буе өйрәтеләчәк, бу - 72 сәгатьлек тулы курска ай ярымлап вакыт кирәк була дигән сүз. Алар бакча мәшәкатьләре башланганчы әлеге эшне бетереп куярга тели», - ди Фәрит әфәнде.
«Компьютер заманында яшибез бит. Бар нәрсә дә электрон формага күчә бара. Чират торып интеккәнче, коммуналь хезмәтләрне дә интернет аша түләргә өйрәнәсем килә, аннан, читтә яшәүче туганнар, дуслар белән дә элемтәгә керә алыр идем. Элек бит хатлар алыша идек, ә хәзер бу традицияләр бетте, барысы да интернетка күчте», - ди санак артына беренче кат утыручы Фирдәвес апа Закирова.
Ә менә Нурия апа Хәйруллина компьютер серләренә төшенеп, улына эшмәкәрлектә ярдәм итәргә тели икән. «Компьютерны бераз чамалыйм, әмма рәсми кәгазьләр белән төпле итеп эш итәргә өйрәнәсем килә», - диде ул.
Татарстанда быел, «Интернет-долголетие» проекты кысаларында, барлыгы 10 мең кешене (башлыча өлкәннәрне) компьютер белән эш итәргә өйрәтү каралган. Моның өчен мәшгульлек үзәкләренә һәр кеше исәбенә 1100 сум акча бүлеп бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading