16+

Коррупциягә юл куелмасын

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалындагы Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белән берлектә әзерләнгән «Прямая связь» тапшыруының чираттагысы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге коррупция мәсьәләсенә багышланган иде.

Коррупциягә юл куелмасын

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалындагы Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белән берлектә әзерләнгән «Прямая связь» тапшыруының чираттагысы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге коррупция мәсьәләсенә багышланган иде.

Хәзерге вакытта ТКХ өлкәсендәге коррупция республика халкының мәнфәгатьләренә нык кагыла. Татарстан Республикасы Президенты аппаратына гына да 2012 елда шушы темага кагылышлы 2 меңнән артык шикаять килеп ирешкән инде. Моннан алдагы ике елда исә шушы ук мәсьәлә буенча 4,5 мең мөрәҗәгать кабул ителгән булган. Шикаятьләрнең күбесе раслана да. Тикшерүче органнар үткәргән чаралар нәтиҗәсендә дә ТКХ өлкәсендә тәртип бозулар күп ачыклана.
Республика халкы дәүләт органнары тарафыннан үткәрелә торган чаралардан, бу органнарның коррупцияне булдырмау өчен кылган гамәлләреннән күп очракта хәбәрдар да түгел.
Телевидение тапшыруында, кунаклар буларак, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгының урынбасары Ренат Гайнетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Равил Кәримов, Дәүләт торак инспекциясе башлыгы, баш торак инспекторы Сергей Крайнов, ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев, ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге башлыгы Ринат Акчурин, ТР дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыгының генераль директоры Яков Геллер һәм Казанның йортлар комитетлары берлеге рәисе Геннадий Сомов катнашты.
Халыкның торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге белемнәрен күтәрү максатыннан, кунаклар эфирда бер сәгать дәвамында идарәче компанияләр эшчәнлегенә бәйләнешле сораулар һәм күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү үткәргәндә килеп чыга торган кыенлыклар буенча фикер алыштылар.
Шунысы куанычлы, тамашачылар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап таба алдылар.
Программаны Татарстан Республикасы Президенты сайтында - http:/tatarstan.ru/rus/anticorruption/news/22-05.htm. карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading