Шәһри Казан

«Коткарыгыз, су баса!»

Казанның Бондаренко урамындагы 25нче йортта яшәүче Хәмзә Гайнуллин редакциягә бик дулкынланып килеп керде.

- Су баса, ашыгыч рәвештә бер‑бер чарасын күрергә кирәк, - диде пенсионер карт, маңгай тирләрен сөртеп.

Шәһәрдә күпфатирлы йортта яшәүнең бер тискәре ягы бар шул - өстәге каттагыларның астагыларны суга батыруы ихтимал.

- Тиз генә ЖКУга шалтыратырга кирәк, - дим, бабайның борчылуын уртаклашып.

Ә баксаң, сүз ишегалдын су басу турында бара икән.

Реклама

- Яңгыр яудымы, тездән су җыела, йөрерлек түгел, - дип, һаман үзенекен сөйли бу. - Әйдәгез, күрсәтәм.

Кулчатырларны тотып, ишегалдын карарга киттек. Хәмзә бабай Бондаренко урамындагы 33нче йортка төртеп күрсәтте.

- Ишегалдыбызны су басуның бөтен бәласе менә шушы йортта. Аны безнең ишегалдыннан бер метрга биегәйтеп салдылар, шунлыктан бөтен сулары безгә ага. Черноморск урамы юлын төзекләндергәндә безнең ишегалды тагын бер кат аста калдырылды.

Мәскәү районының шушы территориясенә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмасыннан кызыксынгач, Бондаренко урамындагы 25нче йортның кооператив торак булуы ачыкланды. Кооператив яки торак милекчеләре ширкәте сыйфатындагы йортлар үзләренә үзләре хуҗа.
Хәмзә бабай белән кабат очраштык.

- Сез кооператив икән бит, йортыгызга зыян салучы чараларны нигә күзәтчелектә тотмыйсыз? - дим.

- Әй, монда кырык рәис алмашынды инде, үз якларын карыйлар да качалар, - ди ул.

Эзли-юллый торгач, ниһаять, кооперативның хәзерге рәисе Ольга Мещанованы тотуга ирештем.

- Ишегалдыбыз юлыватылып бетте, су баса, җәяүлеләр өчен тротуар, гомумән, төзелмәгән. Ләкин, бу эшләрне башкару өчен финанс мөмкинлекләребез юк, мин ни эшли алам?! - дип, чарасызлык белән җавап кайтарды Ольга ханым.

Мәсьәләне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевка җиткердем. Ул:

- Бондаренко урамындагы 25нче йортта яшәүчеләр комитетка хат белән мөрәҗәгать итсеннәр, хәлне өйрәнербез,- дип ышандырды. Ольга Мещановага бу хакта әйттем, хатны кичекмәстән җибәрәчәкбез, дип вәгъдә бирде. Без бу темага кабат әйләнеп кайтачакбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр үзегез генә хәл итә алмаган сорауларыгыз, кызыклы темаларыгыз бар икән, безгә 8-917-851 69 62 номерына шалтыратыгыз. Безнең журналистлар сезгә ярдәмгә киләчәк.

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: