16+

Кояш чыкканны көтәргә вакыт калмады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның тарихи өлешендә урнашкан биналарны төзекләндерү буенча куйган бурычын үтәү максатында ашыгыч чаралар күрелә.

Кояш чыкканны көтәргә вакыт калмады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның тарихи өлешендә урнашкан биналарны төзекләндерү буенча куйган бурычын үтәү максатында ашыгыч чаралар күрелә.

Кичә исемлектәге кайбер корылмаларны карап йөргәндә, башкала мэры Илсур Метшин: «Кояш чыкканны көтәргә вакыт калмады», - дип, инвесторларны, реконструкция үткәрүче яки төзелеш алып баручы оешмаларны хезмәт темпын тизләтергә чакырды. Тарихи-мәдәни мирас саналган 74 бина яңартылачак. Сул як Болак урамы, 31 һәм Петербург урамы, 19 адресларындагы биналар инде икенче яшәеш алган. Профсоюзлар урамындагы элеккеге «Спутник» кинотеатры бинасын төзекләндерү башланган. Анда кунакханә, ресторан, кафе һәм офис урнашачак.
- «Казан» кунакханәсе, К.Фукс йорты кебек биналар алар - Казанның визит карточкасы, - диде мэр Илсур Метшин Бауман урамында. Хәзер «Казан» кунакханәсенең тарихи диварын ныгыту эшләре үткәрелә, инвесторлар федераль әһәмияттәге бу бинага реконструкция ясауны 2013 елның икенче кварталына тәмамларга ышандырды.
Мэр Илсур Метшин Татарстан урамындагы 8 нче йортка да зур әһәмият бирде. «Бу йорт ХХ гасыр башында сәүдәгәр Кәрим Апанаев тарафыннан төзеттерелгән. Заманында биредә «Шәрык» клубы, татар театрының башлангычы булган «Сәйяр» төркеме эшләгән. Әле Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә бинаны төзекләндерү кирәклеген әйткән иде», - диде ул. Татарстан урамындагы 8 нче йорт, төзекләндерү үткәрелгәннән соң, Камал театры карамагына тапшырылачак. «Инвест Хаус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Бауман урамы, 36 адресында булган, ләкин җимерелеп юкка чыккан «Себер номерлары» бинасын нәкъ төп нөсхәсе рәвешендә кабаттан торгызган.
Узган елның ахырында гына сатып алсалар да, яңа милекчеләр дә тарихи биналарны төзекләндерү эшләренә керешкәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading