16+

Коймак ашарга килегез! (Май чабу бәйрәме ПРОГРАММАСЫ)

Бу ялларда Казанның берничә мәйданчыгында Май чабу бәйрәме гөрләячәк.

Коймак ашарга килегез! (Май чабу бәйрәме ПРОГРАММАСЫ)

Бу ялларда Казанның берничә мәйданчыгында Май чабу бәйрәме гөрләячәк.

Иртәгә Казанның Меңьеллык мәйданында Май чабу бәйрәме узачак.
Быел Май чабу бәйрәмен Үзәк стадион каршындагы боз мәйданчыгында үткәрергә җыеналар. Күңел ачу чарасы сәгать 11.00дә башлана. Чараның тантаналы ачылышы сәгать 12.00дә булачак.

Май чабу – керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Атна башы (дүшәмбе) – «Очрашулар», буш көн (сишәмбе) – «Уеннар», кан көн (чәршәмбе) – «Сыйлану», атнакич, кече атна (пәнҗешәмбе) – «Уен-көлке», татар атнасы (җомга) – «Әби коймагы», атна арты (шимбә) – «Печкәчәмдә кунакта», атнакөн (якшәмбе) – «Кичерешү», «Пручти кич» дип йөртелгән. Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята. Май чабуның төп атрибуты – түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә.

Май чабу бәйрәменә килүчеләр дә борынгы рус рецептлары белән пешерелгән коймак белән сыйлана алачак. Боз мәйданчыгында кул осталарының эшләреннән торган ярминкә оештырыла. Шунда ук фольклор ансамбльләре чыгышлары көтелә. Биюләр, өйне саклый торган курчаклар, истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар да булачак. Кунаклар такмак җырлау ярышларында көч сынашачак. Кызыклы уеннар уйнатылачак. Балалар понида, хаскида йөри ала. Алар өчен аттракционнар да эшләячәк.

Төп сәхнәдә рус җыр һәм бию ансамбльләре концерт куячак. Кыш белән хушлашу, гадәттәгечә, карачкы яндыру белән тәмамлана.

Май чабу бәйрәме уңаеннан күңел ачу чаралары тагын җиде мәйданчыкта оештырыла

13:00дә – «Нагорный» (Локаторная ур., 25б) мәдәният йортында;

12:00дә – Вознесенск бистәсе мәдәният йортында (Нардуган ур., 45);

11:00дә – «Крылья Советов» паркында;

14:00дә – Тынычлык бистәсе мәдәният йорты каршында;

18 февраль, 11:00дә – «Калейдоскоп» паркында (Сыртланова урамы);

18 февраль, 10:00дә – Аккош күлендә;

18 февраль, 11:00дә – Горки-Әмәт паркында.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading