16+

Күп бала тапсаң, җирең дә күп була

Казанда күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлеге алу исемлегенә теркәү башланды.

Күп бала тапсаң, җирең дә күп була

Казанда күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлеге алу исемлегенә теркәү башланды.

Бу чара Россия Президенты Дмитрий Медведев башлангычында 2011 елның июнендә «Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек турында»гы законына һәм Россия Федерациясе Җир кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә гамәлгә ашырыла. 2011 елның ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы законга имза куйды.
Шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ирек Фәттахов әйткәнчә, Казанда күп балалы 3 мең 204 гаилә бар. Аларга бирү өчен 641 гектар җир мәйданы кирәк булачак. «Бу җирләрне торак яки бакча йорты төзү, шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару, җиләк-җимеш яки яшелчә үстерү урыны сыйфатында файдаланырга мөмкин. Әгәр гаиләнең инде шәхси йорты булса, ә йорт урнашкан җир аларныкы булмаса (аренда), ул очракта программа кысаларында нәкъ шул кишәрлекне рәсмиләштерергә ярый», - диде Ирек Фәттахов.
Казанда бушлай җир кишәрлеге алуга гаризаларны район хакимиятләренә китерергә кирәк, чиратка электрон тәртиптә дә язылырга була. Бу эшләрне башкару турындагы мәгълүмат Казан шәһәре башкарма комитетының (www.kzn.ru), шулай ук җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетының (www.kzio.kzn.ru) сайтларына урнаштырылган. Күп балалы гаиләләргә балалар санына карап 600 квадрат метрдан башлап 2000 квадрат метрга кадәр җир кишәрлеге бирелә. Программаның гамәлдәге вакыты 3 ел. Бушлай җир кишәрлеге алуга өч һәм 18 яшькә кадәрге тагын да күбрәк балалары булган гражданнар хокуклы. Үз балалылар гына түгел, ә балаларны балалыкка, уллыкка, кызлыкка, тәрбиягә, карамакка алган гражданнар да программада катнашу хокукына ия. Балаларның яше 2011 елның 17 июненә карата исәпләнелә, чөнки федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр шул көннән закон көче алды. Казан чикләрендә бушлай җир кишәрлеге алу өчен күп балалы гаиләнең Казанда теркәлгән булуы шарт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading