16+

Күп балалы 9 гаилә җирле булды

Казанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре Лаеш районында - Сокуры, ә Биектау районында Каймар бистәсе янәшәсеннән бирелә.

Күп балалы 9 гаилә җирле булды

Казанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре Лаеш районында - Сокуры, ә Биектау районында Каймар бистәсе янәшәсеннән бирелә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әйткәнчә, 9 гаилә Каймар авылы яныннан инде җир алган. Казанда социаль яклау органнарына бүгенгә 3771 гаилә гариза керткән. «Кишәрлекләр гариза теркәлгән көннәр буенча катгый чират нигезендә бирелә», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин. Мәгълүм булганча, күп балалы гаиләләргә бушлай тапшыру өчен, ASG компаниясеннән 300 гектар җир муниципаль карамакка алынды. «Казгражданпроект» ачык акционерлык җәмгыяте Каймар бистәсе янәшәсендә барлыкка киләчәк яңа авылның 1 нче комплексының проектын әзерләгән, ул 309 кишәрлекне берләштерә. 2 нче комплекста 381 кишәрлек булачак. «Казгражданпроект» тарафыннан Сокуры бистәсе янәшәсендәге участокка да сызымнар әзерләнә. Шулай ук Киндери бистәсе янәшәсендәге җир мәйданнарын дәүләт кадастр исәбенә кую эшләре башланган.
Мэр Илсур Метшин искәрткәнчә, Казанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре фәкать Лаеш һәм Биектау районнарыннан гына бирелә. Башка урыннардан җир бүлү каралмаган, шунлыктан гаиләләрнең, озын-озакка сузмыйча, анык бер фикергә килүләре зарур. «Барлык гаиләләрнең дә шәхси автомобильләре юк. Җир кишәрлеген карарга-аныкларга барганда, транспорт оештырылган булсын», - дип кисәтте Илсур Метшин.
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турындагы барлык мәгълүмат мэриянең интернет сайтына урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading