16+

Кризис сәбәпле Татарстанга субсидия бүлеп биреләчәк

Яхшы хезмәткәр эшсез калмаячак, - дисәләр дә, кризис галәмәте күпләрне камчылап алырга өлгерде инде. Ил күләмендә эшсезләр саны көннән-көн арта бара. Бу бигрәк тә, җитештерү тармагында сизелә. Бүгенге көндә төзелеш, транспорт, сәүдә тармакларында күп оешмалар акча җитмәүдән зарлана.

Кичә Россия Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Дмитрий Медведев илнең автосәнәгате кризиска якын булуын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасына, Алтай краена, Самара һәм Тверь өлкәләренә субсидия бүлеп бирү планлаштырыла.

Өстәмә ярдәмне бу төбәкләрнең авыр икътисади вазгыятьтә калган предприятиеләре алачак. Сайлап алынган оешмалар арасында «КАМАЗ», «АвтоВАЗ», «Алтайвагон», «Тверь вагон төзү заводы" да бар.

- Төбәк хакимиятләре акчаларны эш югалтучыларны яки югалтырга мөмкин булган кешеләрне укытуга һәм стажировкага, вакытлы эш урыннары булдыруга сарыф итә ала. Моннан тыш, бу акчаларны кризис вакытында эш табу кыен булган яшьләргә һәм инвалидларга эш урыннары булдыру өчен дә тотарга була, - дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.

Премьер-министрның сүзләренә караганда бүлеп бирелгән субсидия 35 мең кешене эшле итү яки өстәмә квалификация алу мөмкинлеге бирәчәк. Ә хәзергә акчалар тиешле урыннарга барып җитеп, үз максатларында тотылыр, дип ышанасы гына кала.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading