16+

Круизга чыгар чаклар

Казанның елга вокзалы янында 24 май көнне беренче тапкыр «Зур круиз бәйрәме» узачак.

Круизга чыгар чаклар

Казанның елга вокзалы янында 24 май көнне беренче тапкыр «Зур круиз бәйрәме» узачак.

Башкалада беренче тапкыр уздырыла торган чарада казанлылар һәм шәһәр кунакларына җәй көне су юлы белән пассажирлар йөртүче теплоходлар - «Семен Буденный», «Александр Невский», «Федор Достоевский», «Валерий Чкалов», «Борис Полевой», «Дмитрий Пожарский» белән якыннан танышу мөмкинлеге бирелә. Аларның каюталарында, рестораннарында булып, теплоходларның техник ышанычлылыгына инану, круизларга махсус тәкъдимнәр, тәм-томнар белән тулы чәй өстәлләре һәм төрле бүләкләр көтә бирегә килүчеләрне. Җәй көне судагы ял, шулай ук 24 майда Казан елга портында узачак зур круиз бәйрәме турында «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта сүз барды. Узган ел елга сәяхәтенә чыгучылар 111 мең кеше булган булса, Казан туроператорлары бу сезонда үзләренең елга судноларында кимендә 130 мең туристны кабул итәргә планлаштыра.
ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, соңгы 3 елда Казанга су юлы белән килүче пассажирларның артуы күзәтелә. Зур круиз бәйрәменең дә төп максаты туристларны Идел сәяхәтләренә җәлеп итү булса, икенчел максат - «коры җир» туристларын да елга круизларына тарту. Мисалга, туристлар ялларының бер өлешен Казан Кремле, Болгар һәм Зөя тыюлыкларының истәлекле урыннарын карап үткәрсәләр, икенче өлешендә, круиз судноларына утырып, сәяхәтне елга юлы белән дәвам итә алалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading