Шәһри Казан

"Кул Гали" – Болгарда төзелеп килгән кунакханәгә иң яхшы исем өчен интернет-тавыш бирүдә беренчелекне алды

"Болгарда төзелеп килгән кунакханәгә иң яхшы исем" конкурсында финалга чыгучыны сайлау буенча интернет-тавыш бирү тәмамланды.

Теләгән барлык кешегә булачак кунакханәнең үзләренә "Кул Гали", "Великий Болгар", "Хан Палас", "Караван Сарай", "Алмуш" кебек тәкъдим ителгәннәрдән иң ошаган исемне сайлап алу мөмкинлеге бирелде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны "Кул Гали" атамасы җыйган - 32 процент. Бу исемне "Яңарыш" фонды тәкъдим иткән булган.

Тавышлар саны буенча икенче урында - "Караван Сарай" (23 процент), "Великий Болгар" - өченче (21 процент). Кунакханә комплексы өчен "Хан Палас" исеме өчен катнашучыларның 13 проценты, ә "Алмуш" өчен 11 проценты тавыш биргән.

Искәртеп узабыз: кунакханә комплексын төзү агымдагы елның апрель аенда башланды, 2017 елның җәендә ул беренче кунакларны кабул итә алачак.

Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчене бүләкләү Болгарда тантаналы чарада узачак.

Реклама


tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале