Шәһри Казан

Кулдан алган машина – лотерея билеты...

Игътибар итәсездер, «попутка»да йөрүчеләр күп түгел хәзер. Моның сәбәбе бик гади - машиналар саны көннән-көн арта бара, алар һәрбер гаиләдә диярлек, кайберәүләрдә хәтта икешәр-өчәр дә. Хәзер хатын-кызларыбыз да рәхәтләнеп машинада җилдерә (руль артында йөрүче гүзәл затлар турында иркенләп һәм тәфсилләп язып булыр иде, моны башка вакытка калдырып торыйк). Хәленнән килгән...

Реклама

Игътибар итәсездер, «попутка»да йөрүчеләр күп түгел хәзер. Моның сәбәбе бик гади - машиналар саны көннән-көн арта бара, алар һәрбер гаиләдә диярлек, кайберәүләрдә хәтта икешәр-өчәр дә. Хәзер хатын-кызларыбыз да рәхәтләнеп машинада җилдерә (руль артында йөрүче гүзәл затлар турында иркенләп һәм тәфсилләп язып булыр иде, моны башка вакытка калдырып торыйк). Хәленнән килгән кешегә хәзер дүрт көпчәкле «моторлы арба» сатып алу проблема түгел, совет чорындагы кебек еллар буе чират торасы юк. Күптөрле кредитлар һәм кичектереп түләү шартлары булганлыктан, яңа машина алучылар саны артты. Әмма халыкның күпчелек өлешенең мондый мөмкинлеге юк. Машина йөртү таныклыгын яңа гына алучылар, киресенчә, әүвәлге мәлдә искерәк машинада йөреп торуны кулайрак дип саный, бәрелсә-сугылса да, кызганыч түгел, янәсе.
Әмма кулдан машина алу лотерея билеты кебек. Тәҗрибәсез автосөюче аның торышын бер карауда гына әйтеп бирә алмый. Иске машиналарны сатып көн күрүчеләр кешене алдауның нинди генә ысулларын уйлап тапмыйлар. Статистика буенча, мондый машиналарның өчтән берсе генә гамәлгә ярарлык булса да, сатылмый калган машина юк әле. Соңгы вакытта хөкемдарлар бик еш кына алданган сатып алучыларның мөрәҗәгатьләрен тикшерәләр, ләкин машинаның сатылганчы ук начар халәттә булуын һәм сатучының гаебен ачыклау катлаулы эш.
Әлбәттә, һәрбер сатучыга алдакчы дип шикләнеп карау дөрес түгел, әмма сату-алу шартнамәсенә имзагыз куелган икән, машинаның торышы өчен дә, үзегезнең һәм пассажирларыгызның иминлеге өчен дә сез җаваплы икәнлекне онытмасагыз иде.
Машина күптән инде муллык билгесе түгел, ә бары тик хәрәкәт итү чарасы гына. Ә хәрәкәт иткәндә бәхетсезлекләр, юл фаҗигаләре килеп чыкмасын дисәк, ышанычлы, төзек машиналарда йөрик һәм әлбәттә инде, бер-беребезгә ихтирамлырак булыйк.
Белгечләр әйтүенчә, кулдан машина алганда, берничә кагыйдәне онытмау шарт:
- Берәү дә үзенә ошый, яхшы эшли торган яки мораль яктан картаймаган әйберне сатмый.
- Сез ала торган машинаның кайсыдыр җире сафтан чыккан яки ул камил эшләми.
- Нинди генә кызыктыргыч тәкъдим булмасын, ашыгыч карар кабул итмәгез. Нинди дә булса фикер килсә, аның белән бергә йокларга ятыгыз. Иртән исә бар нәрсә дә ачыкланыр һәм аек фикер йөртеп, бу мәсьәләгә башкача карарсыз - менә шул вакытта ныклы карарга килегез.
- Сатып аласы килгән әйберне кимендә ике тапкыр, төрле вакытта карагыз, беренче тапкыр күргәндәге дулкынлану хисе икенчесендә басылган булыр.
Әлеге кагыйдәләр (машина гына түгел, башка әйбер сатып алганда да) сезгә һичшиксез ярдәм итәр һәм сыйфатсыз әйбергә акча түгүдән саклап калыр.

***
Кулдан машина сатып алырга җыенганда, түбәндәге киңәшләрне истә тотсагыз комачауламас.
1. Машинаның тышкы торышын җентекләп тикшерегез.
Бу бик мөһим, сез бит аны гомерлеккә алмыйсыз, кайчан да булса аны барыбер сатарга туры киләчәк, шуңа күрә аның буявына игътибар итегез. Машинаны көндез, аяз көнне карарга кирәк һәм ул яхшылап юылган булырга тиеш. Биш елдан артык эксплуатацияләнгән машинаның бик сирәге генә кагылмаган-сугылмаган, авариягә эләкмәгән була. Ләкин бу куркыныч түгел, иң мөһиме - бу очракта аның кайсы өлеше зыян күргәнен һәм ремонтның ни дәрәҗәдә сыйфатлы эшләнүен ачыклау. Кузов кисәкләренең төсе бер-берсеннән аз гына булса да аерыла икән, мондый машинаны алу кирәкми. Соңыннан аны кыйммәткә сатып булмый, тулысынча буяу өстәмә чыгымнар таләп итә һәм иске техникада бу үзен-үзе акламый. Шулай ук яньчелгән урыннарны яхшылап карарга кирәк. Буявы тулысынча кырылган булса, бу урыннар тиздән тутыгып чыгачак һәм нинди генә яңа булмасын, машинаның ямен җибәрәчәк.
2. Машинаның бер кулда ничә ел булуын ачыклагыз.
Әгәр бер кулда 2-2,5 елдан артык булган икән, бу - яхшы, димәк, аңа сирәк-мирәк кенә булса да ремонт тигән. Бу очракта аны йә мораль яктан картайганга саталар, йә булмаса ул ватыла башлаган һәм хуҗаның зур ремонтка алынырга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Икенче вариант - хуҗа руль артында йөрергә яратмый, аның бар йөргәне - дачага сәяхәттән ерак китмәгән. Гадәттә мондый машиналарны сатуга махсус әзерләмиләр һәм сатып алучы, нәрсә күрә - шуны ала.
Киресенчә булган очракта (бер кулда елдан артык булмаган) шикләнерлек урын бар. Беренчедән, әлеге дүрт тәгәрмәчле «арба» бик еш ватыла башлаган, аны ремонтлыйлар, ә ул тагын ватыла һәм аңа бераз кыяфәт кертеп, аннан котылу ягын карыйлар. Моның шулай икәнлеген машинаның кайбер өлешләренә яңа гына ремонт ясалганлыгын күреп ачыклап була һәм хуҗалар ремонт бәясен дә чыгармакчылар, шунлыктан бәясе дә гадәттәгедән кыйммәтрәк. Икенчедән, хуҗаларның алыпсатарлар булуы мөмкин. Ямалган, шомартылган, буялган машина сезгә бик кыйммәткә төшәчәк, өстәвенә, тиздән ул коела башлаячак һәм сез үзегез алда әйтеп үтелгән сатучы хәлендә калачаксыз - машинадан да котылырга, ремонт бәясен дә чыгарырга кирәк булачак.
3. Хуҗаның үз машинасын үтереп мактавына әллә ни игътибар итмәскә кирәк.
Шулай да, әгәр ул алыпсатар түгел икән, сүз уңаеннан кайбер кимчелекләрен әйтеп ташларга мөмкин (бу алымны үзегез дә машина сатканда кулланып, алучыны үзегезгә каратыр өчен, машинагызның бик әһәмиятле булмаган берничә «гөнаһлы» ягын ачып салсагыз була).
4. Автотехника өлкәсендә тәҗрибәсе әллә ни мактанырлык булмаган кешегә берүзенә машина сайларга киңәш ителми.
Алып-сату өлкәсендә үзен судагы балык кебек хис иткәннәр мондыйларга ярымҗимерек хәлдәге машинаны да кыйммәт бәягә «тондырырга» мөмкин, шуңа күрә, белгеч белән бару мәслихәт. Хуҗадан документларны күрсәтүен сораудан, кирәкле мәгълүматларны туплаудан, заманча приборларның анализын алудан оялырга кирәкми. Машинаның урланган булу-булмавын ачыкларга кирәк - моны бары тик ЮХИДИ аша гына эшләп була. Шулай ук аның кайда теркәлгән булуын белү бик мөһим, иң әйбәте - сез яшәгән җиргә якынрак булуы.

- «Автостат» аналитика агентлыгы мәгълүматлары буенча, безнең илдә эшләнгән машиналар арасында кулдан иң күп сатылучылары - «ВАЗ»ның төрле модификацияләре (34,5 процент), рейтингның югары баскычында исә «ВАЗ-2107» кала бирә. Икенче урында - «ВАЗ-2110», соңгы вакытта «Приора»ның да сатылу күрсәткече арткан.
Чит илнекеләр арасында лидерлар - «Toyota» (икенче урында баручы «Nissan»нан ике тапкыр күбрәк), өченче урынны исә «Ford» машиналары били. Аналитиклар билгеләвенчә, соңгы арада «Ford Focus», «Opel Astra» һәм «Renault Logan» модельләренә ихтыяҗ арткан.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: