Шәһри Казан

«Кулга керсә, кош тоткандай булыр идек»

Шушы көннәрдә халык җылылыкка яңа тарифлар билгеләнгән счет-фактураларны ала башлый. Боларында инде, алдан ук хәбәр ителгәнчә, җылылык өчен бәяләр ике тапкырга артыграк.

Арткан түләүләр халыкка әллә ни сизелерлек булмасын өчен, республиканың җылылык өчен өстәмә субсидияләр кертүе турында язып узган идек инде. 10 сентябрьдән субсидия алу өчен кирәк булган документларны кабул итә дә башладылар. Кыскасы, социаль яклау үзәкләрендә чып-чын «урак өсте».
Субсидия билгеләү өчен социаль яклау үзәкләренә мөрәҗәгать иткәндә, халык нинди кыенлыклар белән очрашканын һәм нинди ялгышлар китүен ачыкларга дип, ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мәскәү районы социаль яклау бүлегенә барган идем, чып-чын мәхшәргә юлыктым. Килеп керүгә үк колакны ярып кергән борау тавышына да (монда ремонт бара икән) алай ук исем китмәде, ә менә су буе чиратны күргәч, аптырауның чиге юк иде. Югыйсә чиратлар хасил итмәс өчен махсус график та булдырдылар, һәр кешегә аерым бер көн билгеләделәр. Баксаң, биредә баштарак өч кабинет эшли дип әйтсәләр дә, бөтен халыкны бары бер бүлмә кабул итә икән. «Ә бит шундый ыгы-зыгы вакытында өстәмә бүлмәләр булдырсалар да ярый. Монда исә тиешлесе дә эшләми», - дип зарлана халык. Ә арада эштән сорап китүчеләр дә, бала белән утырырга мәҗбүр булучылар да күп. Яртышар көн чират торырга туры килә икән, ярый ла эшеңне җиренә җиткереп кайтып китә алсаң. Өченче, дүртенче тапкыр килүчеләр дә бар. Йә бу, йә теге документ җитми, дип кире боралар, ди. Пенсия яшендәге бер апа кызының туу турындагы таныклыгын алып килмәгән, ә бу исә аларның туганлыгын раслый торган бердәнбер документ булып тора.
Чират көтеп утыручы халыкны чыгырыннан чыгарган тагын бер нәрсә: монда да әрсезләнеп кереп китүчеләр, чиратны санга сукмаучылар җитәрлек. Мин кергән мәлдә дә халык, ду килеп, бер хатын-кызны сүгә иде. Аның аркасында килеп чыккан зур гаугадан соң, документларын бирергә кереп киткән әбекәй дә кайнар кул астына эләккән. Документларны кабул итүченең дорфа кыланмышлары тәмам авыруга сабыштырган аны: «Юләрләнергә була бу субсидия белән. Кайда кул куйганымны да, нәрсә дигәннәрен дә хәтерләмим. Керүгә калтырый башладым. Имзамны да юньләп куя алмадым бугай. Ата да бәрә бөтен нәрсәне кабул итүче, - ди әби кеше, чыккач та тынычлана алмыйча. - Котылдым бугай инде», - дип сөенә үзе.
Барлык сорауларымны районның социаль яклау бүлеге җитәкчесенә бирмәкче идем дә, ул җавап бирергә ризалашмады. Җитәкчеләрдән рөхсәт алырга кушты. Кыскасы, субсидия билгеләтергә барганда, бер көнегезне бөтенләй бушатып һәм булган барлык документларны туплап килергә генә киңәш итә алам.
Исегезгә төшереп узабыз: җылылык өчен субсидиягә гаиләдә бер кешегә булган табыш 30 меңнән артып китмәгән кешеләр өмет итә ала. Субсидия гаиләдәге керемнең күпме булуына бәйле рәвештә төрлечә түләнә: гаиләдәге табыш бер кешегә 10 меңгә кадәр икән, коэффициент 1гә тигез, ягъни субсидия максималь рәвештә бирелә. Гаиләдәге керем бер кешегә 25 меңнән 30 меңгә кадәр икән - алар иң аз субсидия алучылар, монда коэффициент 0,25кә тигез. Субсидияне алыр өчен кайда һәм кайчан барырга кирәклеген белү өчен, август аенда килгән счет-фактураның арткы ягын гына карарга кирәк. Монда шулай ук алып барырга тиешле документларның исемлеге дә күрсәтелгән. Хәер, соцаль яклау үзәкләренә барып кайтучылар документлар исемлеге моның белән тәмамланмый әле, диләр. Август аенда килгән счет-фактура артында бернинди дә язу юк икән, димәк, сезгә субсидия тиеш түгел дигән сүз. Субсидия 6 айга билгеләнә.
1 сентябрьдән кертелгән яңалык Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләрендә һәм шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Ютазы районы), Афанасово, Красно-Ключинское авыл җирлекләрендә (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә һәм җылылыкны «Таттеплосбыт» ААҖдән алучыларга кагыла.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: