Шәһри Казан

Куллану кредитлары бирүнең анык кагыйдәләре эшләнде

Россиядә куллану кредитлары бирүнең күпьеллык тарихы булуга карамастан, бу базарда кулланучы белән кредит бирүче оешмалар мөнәсәбәтен көйләүче анык кагыйдәләр әлегәчә булмады. Ниһаять, бу җитешсезлеккә нокта куелыр кебек. Узган ел азагында РФ Дәүләт Думасы депутатлары куллану кредитлары турындагы яңа Федераль канун кабул итте, ул агымдагы елның 1 июленнән үз көченә керәчәк.

Беренче чиратта клиентлар мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнгән яңа канунның нигезләмәләре кредит оешмаларының займ рәсмиләштерүчеләр белән мөнәсәбәтләрен көйләүгә исәпләнгән һәм ул бары куллану секторына гына карый. Моннан аңлашылганча, яңа закон нигезләмәләре ипотека кредитлавына кагылмый.
Куллану кредитлары бүген тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнеп бара. Бер тапкыр да кредит рәсмиләштереп карамаган кешене табу кыен хәзер. Шул шартларда кулланучылардан еш кына банкларның кредитлау шартларын тулысынча ачып бетермәүләре турында дәгъвалар ишетергә туры килә. Яңа закон кредит оешмаларын займ бирү шартларын төгәл ачып бирергә мәҗбүр итәчәк.
Федераль канун кредит алучы белән банк арасында төзелгән килешүдә кредитның тулы бәясен күрсәтү тәртибен раслый. Аннан аңлашылганча, банклар моннан соң кредитның тулы суммасын килешү документының беренче битендәге югары почмакта квадрат рамка эчендә күрсәтергә тиеш була. Өстәвенә, кредит суммасын хәрефләр белән язу мәҗбүри таләп итеп куела. Шрифт та кеше җиңел генә укый алырлык зурлыкта булырга тиеш. Сумма күрсәтелә торган квадрат мәйданы документның беренче бите мәйданының кимендә 5 процентын тәшкил итәргә тиеш, диелә анда. Моннан тыш, куллану кредитының тулы суммасын исәпләгәндә бурычның төп өлешен һәм процентларны каплау буенча клиент башкарачак барлык түләүләр, кредиторга һәм өченче затка (әгәр ул килешү шартларында каралган икән) түләүләр исәпкә алынырга тиеш.
Бу уңайлыклар тудырылу клиентны килешү тексты белән җентекләп танышу зарурлыгыннан азат итми. Кредитлау килешүен дөрес итеп, аңлап укый алу үзе бер сәнгать, диләр. Белгечләр мондый килешү төзегән һәммә кешегә документның һәрбер хәрефенә җентекле игътибар бирергә куша. Яңа закон коллекторлар (бурычларны кайтару белән шөгыльләнүче махсус агентлык хезмәткәрләре) вәкаләтенә дә ачыклык кертә. Бурыч кайтару процессында алар клиент белән шәхсән үзләре очраша яки алар белән телефон, почта аша сөйләшүләр алып бара ала. Башкача хәбәрләшү юллары бары клиентлар рөхсәте булганда гына сайлана ала. Законда күрсәтелгәнчә, коллекторлар эш көннәрендә кичке сәгать уннан иртәнге сигезгә кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә кичке сигездән иртәнге тугызга кадәр кредит түләүчене борчымаска тиеш.
Банклар һәм башка кредитлау оешмалары ставкаларының ачыклыгын тәэмин итү гражданнарны кредит баткаклыгына чумудан коткарыр, дип өметләнә экспертлар. «Лидерлар клубы» Бөтенроссия эшмәкәрләр берләшмәсе рәисе, Стратегик инициативалар агентлыгы вәкиле Артем Аветисян, Россия Үзәк банкы куллану кредитлары буенча ставканы көйләп, базарда аеруча риск белән эшләгән банкларга йогынты ясый алачак, дип саный. Федерация Советы әгъзасы Николай Журавлев игътибарны законда халык өчен каралган куллану кредитларының максималь бәясенә чикләүләр кертелүгә юнәлтә. Законда искәртелгәнчә, кредитның төренә карап аның тулы бәясенең уртача күләмен исәпләү Россия Үзәк банкына йөкләнә. Ул бу эшне квартал саен башкарырга тиеш була. Банклар һәм башка кредит учреждениеләре киләчәктә Үзәк банк раслаган нормативларны күп дигәндә өчтән бер өлешкә генә арттыра алачак. Моннан тыш, кредит буенча түләүләрне вакытында башкармаган өчен штрафлар да берничә тапкырга киметелә. Аның күләме еллык ставканың 20 процентыннан артмаска тиеш, дигән шарт куелган. Тагын бер яңалык: клиенттан кредит буенча айлык взносларны түләгәндә өстәмә комиссия алынмасын өчен, банк аңа айлык түләүләрне кредит алган җирдә башкару мөмкинлеге бирергә тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: