16+

Кыңгырау Универсиадага дәшә

Белем көне календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, күбебез өчен бу чын бәйрәм. Кемдер әлеге көндә кайчандыр таптаган мәктәп сукмакларын искә алып моңайса, кем өчендер иртәгә тормышның яңа этабы башланачак. Беренче сыйныфка баручылар бу көнне аеруча дулкынланып көтәдер, мөгаен. Кичә генә бакчага йөргән балалар бер башка зур үсәчәкләр бит.

Кыңгырау Универсиадага дәшә

Белем көне календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, күбебез өчен бу чын бәйрәм. Кемдер әлеге көндә кайчандыр таптаган мәктәп сукмакларын искә алып моңайса, кем өчендер иртәгә тормышның яңа этабы башланачак. Беренче сыйныфка баручылар бу көнне аеруча дулкынланып көтәдер, мөгаен. Кичә генә бакчага йөргән балалар бер башка зур үсәчәкләр бит.

Быел Казан мәктәпләре 11 мең балага байыйачак - башкала мәктәпләренә беренче сыйныфка әнә шуның кадәр укучы кабул ителә. Ә башкалабыз мәктәпләрендә барлык белем алучыларның саны 102 меңнән артып китә. Бик тиздән алар «Мин җәйне ничек үткәрдем» дигән иншада каникулның якты истәлекләре белән уртаклашырлар. Белем йортларының һәм, гомумән, мәгариф системасының да укучыларга яңалыклары юк түгел. Әйтергә кирәк, балаларның күпчелеге тулысынча яңартылган, капиталь ремонт аша узган мәктәпләргә аяк басачак. Быел Казанда 44 урта белем бирү йорты төзекләндерелде. «Уку әсбаплары бөтен укучыга да җитәчәк», - дип белдерде мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов. Дөрес, китапларның барысы да өр-яңа түгел түгелен, тик бөтенләй булмаганчы, бераз таушалганрак әсбаптан файдалану начар түгел бит. Төп яңалыкларның берсе шул: дүртенче сыйныф укучылары «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» дигән яңа фән укый башлаячак. Бу дини түгел, ә мәдәни курс булачак, дип тынычландыралар ата-аналарны.
Ә яңа уку елының иң беренче дәресе Универсиада турында булачак. Киләсе елда узачак Уеннарның йогынтысын һәрдаим тоеп яшибез шул. Укучылар өчен махсус материаллар, шулай ук видеоязмалар әзерләнгән. Аларны дәрестән тыш чараларда да кулланып булачак.
Өч ай буе бушап торган мәктәп коридорлары, сыйныф бүлмәләре иртәгәдән янә балалар шау-шуына күмеләчәк. Хәзергә контроль эшләр, инша-диктантлар, хәтта БДИ турында да уйламый укучылар. Әлегә сагынышкан сыйныфташлар, дуслар белән күрешү, җәйге хатирәләр белән уртаклашу, мәктәп тормышына ияләшү вакыты. Укучыларга да, укытучыларга да, ата-аналарга да тырышлык һәм сабырлык теләп, яңа уку елына аяк бассак та була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading