16+

Кырым безнеке!

Герой-шәһәр Севастополь белән Кырымның Россия составына керүенә ике ел булу уңаеннан башкаланың Меңьеллык мәйданында "Без бергә" дип аталган митинг-концерт узды.

 Кырым безнеке!

Герой-шәһәр Севастополь белән Кырымның Россия составына керүенә ике ел булу уңаеннан башкаланың Меңьеллык мәйданында "Без бергә" дип аталган митинг-концерт узды.

Көннең буранлап торса да тамаша кылырга унике мең кеше килгән. Чарада катнашучы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та һава торышы үзгәрүгә карамастан бездә бәйрәм булуын билгеләп үтте.

- Әлеге истәлекле датаны бөтен Россия халкы билгеләп үтә. Алга таба да илебез бердәм булсын, чәчәк атсын. Бәйрәм белән сезне, - диде ул.
Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк штаты рәистәше Игорь Бикеев үзенең чыгышында 1954 елда Кырымның Украинага бирелүе СССР Конституциясе нигезендә булмавын ассызыклап үтте.

- Кырым белән Севастопольнең Россиягә кайтуы тарихи гаделлек. Ярымутрау халкы үз сүзен әйтте, референдумда алар Россиягә кушылу теләкләрен бертавыштан белдерде. Ике миллион халык үз иленә кайтты. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз Ике ел элек Кырым язы Россияне җылытты. Һәрчак шулай бердәм булыйк. Кырым безнеке! - диде ул.

Тантаналы чарага Кырым Республикасының Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров та килгән иде. Ул Татарстанга үзенең рәхмәтен белдерде.
- 2014 елда кырымлылар үз сүзләрен әйтте. Кырым үз туган иленә кайтты. Әлеге тарихи көнне бөтен илебез белән бәйрәм итүебезгә сөенәбез. Татарстан халкы, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов безгә таяныч булды. Авыр күчеш чорының беренче көннәреннән үк ярдәм кулы суздыгыз. Мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, яшьләр сәясәте өлкәсендә нык булыштыгыз. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда да ташламадыгыз. Бер генә мөрәҗәгатебезне дә кире какмадыгыз, - дип, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов исеменнән рәхмәтен җиткерде ул.

Митинг-концертта республиканың иҗади коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading