16+

Кышка кергәндә МАШИНАҢНЫ да «КИЕНДЕР»

Халык: «Арбаны - кыштан, чананы җәйдән әзерлә», - ди диюен, әмма күбебезнең ул соңгы чиккә хәтле сузылып, «килеп төртелгәч» кенә искә төшә. Машина хуҗалары тимер арбаларын кышка әзерләүне кичектереп килгәндә, бу төртелү бәхетсез тәмамланырга да мөмкин.

Кышка кергәндә МАШИНАҢНЫ да «КИЕНДЕР»

Халык: «Арбаны - кыштан, чананы җәйдән әзерлә», - ди диюен, әмма күбебезнең ул соңгы чиккә хәтле сузылып, «килеп төртелгәч» кенә искә төшә. Машина хуҗалары тимер арбаларын кышка әзерләүне кичектереп килгәндә, бу төртелү бәхетсез тәмамланырга да мөмкин.

Җәй турындагы ямьле җырлар күптән җырланды, юка киемнәр җылыракка алышынды. Тиздән зәмһәрир суыклары белән кыш та килеп җитәр, ә безнең машиналар кышка әзерме соң?
Бозда җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу - ахмаклык. Хәзер сайлап алу мөмкинлеге зур, ләкин иң беренче чиратта нинди таләпләрне истә тотарга кирәк соң?
- Катлам нормасы күрсәткеченнән (PR) шин каркасының ныклыгын белеп була. Әйтик, җиңел шиннар өчен ул 4 яки 6 булса, җиңел йөк машиналары өчен - 6 яки 8.
- RNF язуы резинаның зур йөкләмә өчен ясалганын аңлата һәм беренче чиратта җиңел йөк машиналарына куела. Кайбер җитештерүчеләр (Audi, Renault, Saab һ.б.) заводта комплектацияләнгән җиңел машиналарда да RNF резиналарын кулланалар. Шуны онытмаска кирәк: мондый шиннарга югары басым таләп ителә.
- Кышкы резинаны җәйгедән ничек аерырга? Кышкысында MS яки M&S дигән язу тора. Мондый тамгалар, гадәттә, Европа җитештерүчеләрендә яки европалылар өчен куела. Безнекеләрдә исә гадәттә кар бөртеге яки тау түбәләре сурәтләнгән. Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк.
- Силика - бүгенге көндә резина составында кирәкле һәм алыштыргысыз компонент. Аның ярдәмендә ягулык аз дигәндә 5 процентка кимрәк тотыла. Түбән температурада шиннарны сыгылмалырак итүче үзлеге аларның бозлы яки карлы юлдагы тотрыклылыгын арттыра.
- Шиннарның кулланылышта булу срогы аны ничек караудан һәм нинди шартларда саклаудан тора. Шиннар файдаланылмаган очракта да тиз картая һәм аларның «гомер» озынлыгы 5-6 елны гына тәшкил итә. Протекторлары исән булган очракта да, бу вакыттан соң аларны файдаланмау хәерле.
- Кайчан җитештерелгәнен белү өчен, резинаның ян-ягында дүрт санны эзләп табарга кирәк. Беренче икесе атнаны белдерсә, соңгы икесе эшләнгән елны аңлата. Мәсәлән: 1012 - 2012 елның унынчы атнасы.
Резинаның ашалган, кабарган, ярылган яки киселгән урыннары булса, бу очракта аны кулланырга ярамый. Шулай ук бер үк күчәргә ике төрле резина куярга да рөхсәт ителми. Белгечләр хәтта бер тапкыр да файдаланылмаган, ләкин 6 елдан артык сакланган резинаны да куярга ярамый ди.
Кайбер очракта сезон тәмамланып, юллар кар-боздан чистарса да, машина хуҗалары резиналарны алыштырырга ашыкмый. Шуны онытмаска кирәк: йомшак резина салкында яхшырак йөри, ләкин җылыда ул тизрәк ашала, шулай ук аның тотрыклылыгы да кими.
Кышкы резиналар өчен аерым дисклар булдыру күпкә отышлырак. Беренчедән, һәр сезон саен аларны алыштырып торырга кирәкми, икенчедән, кышкы юлга сибелгән тоз дискның буявын ашый. Шуңа күрә кыш өчен гади һәм арзан дисклар булдыру отышлырак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading