16+

Кытайча да яхшы бел!

«Пессимистлар әнә кытай телен өйрәнсен, оптимистлар инглиз телен өйрәнә», - дигән фикерне ишетергә туры килгәне бар. Болай дип уйлаучылар оптимистларның чынбарлыктан яхшы хәбәрдар булган шул ук пессимистлар булуын онытып җибәрә, күрәсең.

Кытайча да яхшы бел!

«Пессимистлар әнә кытай телен өйрәнсен, оптимистлар инглиз телен өйрәнә», - дигән фикерне ишетергә туры килгәне бар. Болай дип уйлаучылар оптимистларның чынбарлыктан яхшы хәбәрдар булган шул ук пессимистлар булуын онытып җибәрә, күрәсең.

Дөньяда иң авыр телләрнең берсе саналган кытай телендә 80 меңнән артык иероглиф исәпләнә. Шуның 5 меңен генә үзләштергәндә дә, бу инде яхшы нәтиҗә санала. Моның өчен, теләк кенә җитми, ул - ныклы ихтыяр көче, зур түземлелек сорый торган процесс. Шуңададыр, моңарчы кытай телен, нигездә, көнчыгыш телләре белгечләре, дипломатлар, әлеге Азия иленең мәдәнияте һәм тарихы белән нык кызыксынган энтузиастлар гына өйрәнеп килде. Әмма алдагы көндә кытай телен өйрәнү россиялеләрнең яшәү рәвешенә әйләнеп китмәгәе әле. Бүген Россия - Кытай мөнәсәбәтләренең яңа югарылыкка күтәрелүе шуны үзеннән-үзе таләп итә.
Хәзергә чынбарлык шундый: бездә Россия - Кытай эшлекле мөнәсәбәтләрен үстерү өчен, кытай телендә иркен аралаша торган һәм бу юнәлеш өчен кирәкле икътисади белемле кадрларга ихтыяҗ зур. Әлеге проблема күптән түгел РФ Президенты Владимир Путинның Кытайга рәсми визиты вакытында да күтәрелгән иде. Россия делегациясе составында сәфәрдә булган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Шаньдун провинциясендә очрашулар вакытында, Кытай белән студентлар алмашу өчен махсус программа эшләү тәкъдимен керткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында сәфәр нәтиҗәләренә багышлап уздырылган брифингта Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов җиткерде.
Бүген Татарстанда Кытайдан 320гә якын студент белем ала. Киләчәктә, аларның санын арттыру белән бергә, безнең студентларны да Кытай вузларына күпләп җибәрү мөмкинлеге турында сүз бара. Татарстан Президенты фикеренчә, алардан киләчәктә ике ил арасындагы эшлекле, мәдәни багланышларның үсешенә ярдәм итәрлек әзерлекле кадрлар чыгарга тиеш. «Әллә кайдан күренеп тора, Кытайда укыган диләр», - дип тел шартлатасыларыбыз алда әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading